Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
читкә тибәрә, кабул итә алмый, ә шулар белән янәшәдә үк эшләүче кеше яңалыкларны тиз кабул итә, аңлый һәм аңлы рәвештәме, әллә интуиция беләнме, яңа тәртипләр ягына чыга, яңа тормыш тарафдары булып китә. Кешене теге яки бу яклы итүдә нәрсә хәлиткеч роль уйный? Сиземләүме? Ә бит кайбер кеше күреп тора, теге яклы булса, эше харап, газапларга дучар ителәчәк. Шуны белә торып, ул үзен газаплауга юл куя. Ни өчен ул үзенә җиңелрәк юлны сайламый, аңлы рәвештә ут эченә бара? Күбәләкләр төнге утка килеп кереп һәлак була. Кешеләр бит күбәләк түгел. Нәрсә йөртә адәм баласын? Нинди көч теге яки бу якка чыгара? Юлны нинди үлчәүгә салып сайлый ул? Әхлак үлчәвенәме? Үзендәге кешелек үлчәвенәме? Әллә җайлашып бетмәве белән эш итәме? Тәртипләрне үзгәртә алмыйм, шуның өчен җайлашырга кирәк, диләр. Нинди көч аны теге яки бу якка ташлый? Шәхес бит үзен кайгыртырга тиеш. Теге яки бу адымын ул үз файдасыннан чыгып ясый. Менә шушы мөһим адымны ясаганда, шәхес һәм гамәл бер-берсенә бәрелешә. Гамәлнең кануннары кырыс. Ә шәхес йомшак. Шулай да кайбер шәхесләр кырыс кануннарга бирешми, каршы бара. Нинди көч җитәкли аларны бу эштә? Шул нәрсә бик кызык. Идеялелекме? Тәрбияләнгән, җанында ныгыган әхлак кануннарымы? Шул этәрәме? Әйе, кеше җанында ныгыган, аңына сеңгән тәртип-низам кагыйдәләре мөһим эш башкара. Теге яки бу юлны сайлауны кеше җанында әнә шул тәрбия аша канунлашкан нәрсәләр хәл итәдер? Моның өчен кешене гаепләү дөресме соң? Кеше үзенең тәрбиясен сайлап ала алмый. Әти-әнисен сайлап ала алмаган кебек. Ә ни өчен, алайса, кешене җәзаларга? Димәк, биредә кеше үз гаебе өчен җәзаланмый, чөнки җанында, аңында канунлашкан әхлак нормаларын ул үз теләге белән алмаган, үз теләге белән сайламаган.

      Мин моны әти белән әни сүзләреннән чыгып әйтәм. Югыйсә үземнең аңым җитмәс иде. Алар көн дә дусларча тыныч кына бәхәсләшеп утыра. Әти дә кызып китми, әни дә. Радикның читләшүе әтигә зур сабак булды, ахрысы. Ул хәзер әни белән дә, минем белән дә сак сөйләшә, мөгамәләсе сизелерлек йомшарды.

      Зингерлардан бернинди хәбәр юк. Алар Митавадагы әбине үзләренә алдырганнар. Добэле шәһәрендә Отто яңа эшкә урнашты, дип, моннан биш ай элек хатлары килгән иде. Хәзер дөнья болганып китте, кеше язмышлары чуалып бетте. Добэле бездән ерак түгел, әмма юлга чыгарга рөхсәт итмиләр иде. Билгеле бер тәртип урнаштырганчы. Андый чаралар зарури булгандыр.

      Безнең хәрби шәһәрчектә җирле халык юк. Булганы – хәрбиләр генә. Күп кенә хезмәткәрләрнең гаиләләре бар. Алар барысы да шәһәрчек мәйданындагы зур борынгы парк янына салынган дүрт катлы йортта, уңайлыклары булган ике бүлмәле квартираларда яши. Безнеке дә зур-зур ике бүлмәле квартира. Әти бер бүлмәне икегә бүлде. Калын такталар тезеп чыкты, аннан штукатурка белән акшарлады. Бер ягы – Радикка, бер ягы – миңа. Мин атлы кавалерия санчастенда шәфкать туташы булып эшлим, әти-әни – бүтән частьта. Ә Радикка эш табуы кыен булды. Ветсанитар эше бар, шуңа өйрәнергә мөмкин иде. Ләкин Радикка бу эш ошамады. Бераз эшләде дә ташлады. Пароходлар ремонтлау верфенә техник булып эшкә