– Китсәнә! – диде Тәмир, ниндидер ясалма көлү белән. – Зәкәрияләреңнең мине абый дип йөри башлауларына инде бишбылтыр узды…
– Кыйнап әйттергәч әйтерләр дә шул. Бер дә гаҗәп түгел…
Тәмир нишләргә дә белмәде. Ахыр чиктә «Аңа карамагыз сез» дигән кебек итеп кулын селтәде дә Гөлшикәр түтигә аркасы белән борылып утырды.
Көлемсәр: «Алдашырга ярамый бит. Бигрәк тә булачак комсомолецка…» – дип өстәп куймасынмы!..
Тәмир чөгендер кебек кызарды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Күптәнге хыялы тормышка аша дип кенә торганда, аяк астыннан көтелмәгән бәла килеп чыкты куйды.
Гөлшикәр түти дә, үзе әйтмешли, «кычытмаган җирне кашып», булды дигән эшне харап итә язуын сизенде булса кирәк.
– Хәер, минем дә ялгышуым бар… Минем бит хәзер хәтерем иләк кебек, бернәрсә дә тормый, – дип, тизрәк эшне яңадан җайга салу ягын карады.
Әлбәттә, бу көтелмәгән аңлашылмауга карамадылар, Тәмирне комсомолга алдылар. Ләкин бер көйгән икмәк күңелдән тиз генә китми дигәндәй, Тәмир дә бу вакыйга турында тиз генә оныта алмады. Шуннан бирле Тәмирнең йөрәк төбендә Гөлшикәр түтигә карата үпкә саклана. Шул җыелыш искә килеп төшкән саен, аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китә иде. Җитмәсә, тагын бу вакыйга урманчылар арасына да яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Юк-юк та, кем дә булса Тәмир барында Гөлшикәр түтидән: «Әйт әле, Гөлшикәр түти, хәзер безнең Тәмиргә ничә яшь чамасы булыр икән?» –дип сорап куйгалый торган иде. Гөлшикәр түти дә югалып калмый, тулы ай кебек түгәрәк йөзен тутырып елмая да: «Безнең Тәмиргә сүз әйтерлек түгел. Кем әйтмешли, молодец ул! Безнең Тәмирме, Тәмир ул – туу белән эшкә ярый башлаган егет» кебек сүзләр тезеп китә иде.
…Эш башлануны белдереп, гудок яңгырады. Ул берьюлы барысын да урыныннан күтәрде. Ашханә янында бары тик Гөлшикәр түти генә калды. Якында гына берничә мотор эшли башлады. Краннар агачларны күтәреп алдылар. Поезд агач төялгән вагоннарны алып китәргә әзерләнде. Тракторлар кузгалды. Бер якта гөрселдәп бер-бер артлы агачлар аудылар…
Урман яңадан гөрли, яңадан шаулый башлады…
– Әйдә, Көлемсәр, – диде Зариф, өс-башын алыштырганнан соң. – Бераз әйләнеп кайтабыз. Бәдри ага да үпкәли, бөтенләй оныттыгыз, кереп тә чыкмыйсыз, ди.
Кулларын караштырып, сырхау кеше сыман хәрәкәтсез калган Көлемсәр диванның түренәрәк менеп утырды.
– Юк, – диде ул. – Беркая да барасым килми.
Зариф «Нәрсә булды соң сиңа?» дигән кебек аңа сынаулы караш ташлады. Чыннан да, Көлемсәр соңгы көннәрдә танымаслык булып үзгәрде шул. Әле кайчан гына эше турында, Тәмир турында һәм потокта булган башка вакыйгалар турында көлә-көлә сөйли торган Көлемсәр хәзер бөтенләй башка Көлемсәр иде. Ул күбрәк вакытын шулай хәрәкәтсез, ниндидер истәлекле нәрсә исенә төшкәндәй елмаеп яки бөтенләй көтмәгәндә кашларын җыерып дәшмичә генә