– Әй-йе, – диде Нияз, авыр сулап. – Тормышта… Попны, нинди генә булса да, батя диләр шул…
Көлемсәр аның бу сүзләренең төбендә нәрсә ятканын аңлап бетермәде. Әллә инде аңларга теләмәде. Ул әле һаман да үз уйларыннан айнып җитә алмый иде. Көлемсәргә авыр, чиксез авыр иде.
– Мин бит бәйле… – дип кабатлады ул ярым пышылдау белән.
– Ничек инде бәйле?.. Уйлап кара әле, Көлемсәр. Бәлки, сине бәйләп торган төеннәр алай ук нык түгелдер. Әгәр дә синең минем белән очрашырга… – Нияз нинди сүз кулланырга да белмичә тотлыгып калды. – Очрашырга кыюлыгың җитә икән…
Көлемсәр, «Син ни сөйлисең?!» дигән кебек, Ниязга карады.
– Мин ялгыша да торганмындыр, бәлки, – диде Нияз. – Бу, әлбәттә, минем үз фикерем. Әгәр синең үзеңдә дә, шундый ук дип әйтмим инде, шуңар охшашлы фикерләр туа икән, ул төеннәрнең нык булмавына мин бик-бик ышаныр идем. Синең бу турыда уйлап караганың бармы, Көлемсәр?..
Көлемсәр җавап бирмәде. Нияз күтәренке тавыш белән дәвам итте:
– Тормыш бит. Без нибары бер генә тапкыр яши торган тормыш. Шунда да җаның-тәнең белән сөеп, сөелеп яшәмәгәч… Белмим, кем ничектер. Әгәр күңел давыллы хисләр белән дулкынланмаса, ул тормышның мин ямен дә, кызыгын да тапмыйм. – Нияз, артыграк кызып китүен сизеп булса кирәк, тынып калды һәм ирексездән бу сүзләрне кемгәдер инде бер тапкыр әйткән булуын исенә төшерде…
– Моңа чаклы андый уйлар минем башыма да килгәне юк иде, Нияз, – диде Көлемсәр әрнүле тавыш белән. – Хәзер мин бөтен тынычлыгымны җуйдым, үземә үзем урын таба алмый башладым. Белмим, бу газаплар озак дәвам итәрләрме?..
Нияз: «Мин аларның вакытлыча булуын теләмәс идем», – дип әйтүеннән чак кына тыелып калды. Ул тизрәк нинди дә булса сорау бирергә ашыкты:
– Андый тойгыларның тууына син үкенмисеңдер бит, Көлемсәр?..
– Үзем дә белмим, – диде Көлемсәр һәм өстәп куйды: – Кем белә, бәлки, чыннан да үкенмәмдер…
Ләкин очкын кебек кенә чагылып киткән бу күңел күтәренкелеге озакка бармады. Көлемсәрне яңадан газаплы тойгылар биләп алды. Ниязда: «Эшләр куера башлады, ахрысы», – дигән дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы хисләр уянып куйды.
Тынып калган кичке урманны яңгыратып поезд кычкыртты һәм, күп тә үтмәде, алар турысыннан шаулап поезд узып китте. Агач араларыннан вагон тәрәзәләреннән төшкән яктылык йөгерде.
Төнге сменага эшкә китеп баручы яшьләрнең көр күңелле авазларын ишетү Көлемсәрне сискәндереп җибәрде. «Иптәшләр эшкә бара… Зариф өйдә. Ә мин биредә…»
– Ярар, Нияз, – диде ул, кинәт аңына килгәндәй. – Мин киттем…
Ул чыршы астыннан чыкты да, саубуллашып та тормыйча, кызу-кызу атлап китеп тә барды.
Нияз агач араларыннан төшкән яктылыкта аның чагылып-чагылып китүен карап калды. Көлемсәр күздән югалып, аяк тавышлары тынгач та әле, ул куе чыршы күләгәсендә байтак вакыт шул яктан күзен алмый торды.
5
Ниязга диплом язу эшенә керешү көткәннән дә авыррак