Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-529-803380-0
Скачать книгу
кала. Әле дә хәтерендә: Зариф атып тидерә алмаган көртлекне Көлемсәр шактый ерактан бәреп төшергән иде. Зарифның күз алдына Көлемсәрнең мылтык төзәп торган чагы килде: бер күзе кысылган, нәфис ирененең, елмаюга охшап, бер чите күтәрелә төшкән… Зариф Көлемсәр белән бергә ауда йөргән шул кышкы урманны җир йөзенең башка бер урынына да алыштырмас иде. Кешегә ял итү өчен урманнан да уңайрак, урманнан да ямьлерәк урын бармы соң?! Урман – халык тормышының тышкы бизәге генә түгел, аның шаулап үскән байлыгы да, булышчысы да. Урман, – Бәдри ага әйтмешли, халык өчен ләззәтле тойгы, дәртле илһам һәм какшамас саулык чыганагы да ул.

      Зариф посёлокка кайтып җиткәндә соң иде инде. «Хәзер конторада беркем дә юктыр инде», – дип уйлап, директор торган тыкрыкка күз салды. Бәдриләрнең тәрәзәсендә ут күргәч, шунда таба атлады…

* * *

      Кар төште. Урман эче, аланлыклар тагын да яктырып, киңәеп киткән кебек булдылар.

      Төшлеккә туктауны белдереп, шаулап торган лесосекада күчмә электростанциянең гудогы яңгырады. Көлемсәр тракторын урманга алып кына кергән иде әле. Кабина өстендә зурлар кебек аякларын салындырып утырган Тәмир иелде дә кабина эчендәге Көлемсәргә:

      – Безне чакыралар… – дип эндәште.

      – Хәзер, Тәмир. Ишетәм.

      Көлемсәр, эрерәк агачлар, аударылган урынны сайлап, машинасын зырылдатып борды, лебёдка барабанына чорналган канатны сүтте. Тәмир кабина өстеннән очып төште. Чокерларны эләктереп торучы Мулланур абзый белән бергә алар агачларны күз ачып йомганчы тагып та өлгерделәр.

      Тәмирнең тарттырырга кушып сызгыруы ишетелде. Шулвакыт егерме-утыз метр озынлыктагы юан агачлар, юлда очраган куакларны, ботак өемнәрен чытырдатып сындыра-сындыра, тракторга таба шуыша башладылар һәм, нечкә башлары белән бер бәйләмгә җыелып, трактор артындагы корыч дискыга башларын салдылар. Трактор әле хәзер генә ерткаланган чем-кара юл буйлап ашыкмыйча гына кузгалып китте…

      Бу юлы Мулланур абзый да Көлемсәр янына кабинага кереп утырды.

      – Бераз тамак ялгап алгандай итик әле, – диде ул, җайлабрак утырырга тырышып.

      Йөген вагоннарга агач төяүче краннар турысына бушатканнан соң, Көлемсәр, тракторны эстакада каршындагы шакмаклар өеме янында калдырып, үзенең экипажы белән ашханәгә таба китте.

      Тирә-якта төшке аш вакытында гына була торган тынлык-хөкем сөрә иде. Тик агач әзерләү лесосекасында гына, кызгылт-сары төтен бөрки-бөрки, ботак өемнәре пыскып ята.

      – Новаторларга юл бирегез! – диде кемдер. – Көлемсәр экипажы килә…

      – Чиратсыз кертегез үзләрен.

      – Алар нинди новатор булсыннар, ди. Мин инде менә ашап туйдым, ә алар әнә…

      Мулланур абзый төркем-төркем булып утыручыларның барысы белән дә берьюлы исәнләште:

      – Күргән-күрешкәннән булсын, туганнар!

      – Шулай булсын…

      – Безнең Мулланур абзый тәмам югалды. Күзгә-башка да күренми башлады.

      Кемдер төрттереп куйды:

      – Невидимкага әйләнгәндер.

      Көн җылы булганлыктан,