– Исән генә яшисеңме, Бикмүш абзый! – диде Зариф, аның турына җитәрәк.
– Ә, Зариф энем, үзең исән-сау гына йөрисеңме? Көлемсәр киленнең сәламәтлеге ничек? – дип, берьюлы берничә сорау биреп куйды.
Ул калай савытын дыңгырдатып көймә төбенә ташлады да, буйга яткан ишкәкләрне алып, тимер чөйләргә элде.
– Менә балыкка куйган ауларны карап кайтмакчы идем әле, – диде ул. – Салкын булса да, яңгырдан соң балык кабучан була…
Балалар кебек юк кына нәрсә белән дә мавыгып китүчән Зариф өчен бу җитә калды. Аның әле генә судан тартып чыгарылган балыкларның тыпырчынуын күрәсе килде.
– Йа Алла! Соң әйдә, – диде карт. – Бик салкын булыр димәсәң, әйдә генә…
Бикмүш абзый Зариф утырасы җиргә коры киез кисәге җәеп куйды да ишкәкләргә үрелде.
– Әйдә, кузгалыйк булмаса. Караңгы төшкәнче карап каласы иде үзләрен.
Зариф борыны белән яр кырыена төртелеп торган көймәне суга этеп төшерде дә үзе дә сикереп менеп утырды. Су эченә тайпылып кереп киткән көймәгә күңелле генә шаулашкан вак дулкыннар килеп бәрелде.
– Кая, Бикмүш абзый, үзем генә ишимме әллә?
– Кирәкми. Авыр түгел ич.
Бикмүш абзый, ишкәген суга бик үк батырмыйча, күнеккән хәрәкәтләр белән җитез генә ишә башлады. Ул көр күңелле, ачык йөзле, ләкин бер дә юкка тел шомартып эч пошыра торган кешеләрдән түгел. Сирәк елмая, елмайса, иреннәре белән генә түгел, бөтен йөзе белән берьюлы елмая, маңгай, күз төпләрендәге җыерчыкларына кадәр хәрәкәтләнеп куя.
Бикмүш абзый, гадәттәгечә, авыз эченнән генә борынгы озын көй сузып җибәрде:
Сары ат җиктем, сазлар кичтем,
Сары ат салкын алсын дип…
Бикмүш абзый, каерылып, каршы як ярга карап алды, сул ишкәген суга ныграк батырып, көймәсен борды. Үзе һаман җырлавында булды:
…Чит җирләрдә бик күп йөрдем,
Башкайларым гыйбрәт алсын дип.
Шулай шактый гына моңланып барганнан соң, Бикмүш абзый көймәсен агымга каршы куйды да, Зарифка су өстендә тирбәлгән бүкән башына күрсәтеп, көймә эченә алырга кушты.
– Тик, кара, тартып өзә күрмә…
Зариф, Бикмүш абзый кушканча, бүкән башын көймәнең борын өлешенә алып куйды. Бүкәннең бер башыннан су астына таба нечкә генә бау сузылган иде.
– Ә хәзер, – диде карт, – әнә теге җепне миңа таба суз…
Бикмүш абзый, Зариф сузган бауны кулына алып, көймә койрыгына барып утырды. Бикмүш абзый агымга каршы туктап калган көймәнең җиңелчә генә чайкалуын сизми дә иде кебек. Ул, бернигә дә игътибар итмәстән ашыкмыйча гына, бауны тартып чыгара башлады. Судан зур тимер кисәге килеп чыкты. Бикмүш абзый аны саклык белән көймә төбенә куйды һәм, тимер яныннан су астына китеп югалган тагы да нечкәрәк җепне кулына алып, бер-ике секундка нәрсәдер тыңлагандай тукталып калды.
– Әһә,