Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
байның хат язуы аркасында әлеге Хәлимне Акъегет авылыннан егерме чакрым чамасындагы Бәрлебаш авылына атасы Гатаулла мулла, ат җибәртеп, үз янына алдырды.

      Хәлим өч-дүрт көннән соң яңадан әйләнеп килде дә безгә кыскача гына итеп атасының ничек әрләүләрен, куркытуларын сөйләп бирде.

      – Хәлфәләренә, байларга каршы тел озайтасы булсаң, бүгеннән укытудан туктатырмын да сука башына тотындырырмын үзеңне! – дигән ул улына. – Тик сукачы мажик булып йөр аннары!

      Шуларны сөйләгәннән соң, Хәлим безнең җанга җылы биргән икенче бер хәбәрне дә белдерде:

      – Моннан ике-өч көн элек безнең авылдан ике чакрымда гына булган Кече Кайбычта Сөнгатулла муллада булдым. Анда әлегәчә без күрмәгән «Вакыт» һәм «Фикер» дигән яңа газеталар бар икән. Шулай ук безгә килми калган «Казан мөхбире» дә… Аларны Сөнгатулла муллага аның Уральскидагы карендәше Камил җибәреп тора икән.

      – Аларда да Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?

      – Бар, бар! – диде Хәлим. – Шундый әйбәтләр, хәтта алып кайтып укыгач, алар минем әтиемә дә нык тәэсир итте. Шуның аркасында аның миңа булган ачуы да йомшарды.

      Шуннан соң ул тагын шуларны да сөйләде:

      – Ул газета һәм журналларда Нәҗип Думави белән моңа кадәр безгә билгеле булмаган Габдулла Тукаев дигән яңа бер шагыйрьнең дә искиткеч яхшы шигырьләре бар икән. Хәтта аның шигырьләре Мәҗит Гафуриныкыннан да шәбрәкләр!

      Аның бу соңгы сүзләре мине үртәгәндәй, йөрәгемә чирткәндәй булды:

      – Кит әле моннан! – дидем мин аңа. – Мәҗиттән дә шәп иттереп кем шигырь яза алсын?!

      – Язалар икән шул! Укып күргәч, үзегез дә ышанырсыз әле…

      – Укыгач күрерсез, белерсез, имеш! Пешкән шалкан! Без аларны кайдан табып укыйк? Күчереп алып килсәң булмадымы?

      Шул минуткача якын дус булып йөргән Хәлим, күчереп алып кайтмаганы өчен, минем каршымда түбән бер кеше кебек булып калды.

      Төне буе уйланып, пошынып ятканнан соң чыдый алмадым: иртә таңнан торып, барлы-юклы киемнәремне киендем дә, кулыма бер таяк алып, Кече Кайбыч авылына юл тоттым.

      Ачы җил, күз ача алмаслык буран, юлны калын көрт баскан, ләкин аларның берсе дә мине куркыта, юлымнан туктата алмый, чөнки Гафури шигырьләре белән әлегә чаклы үзем күрмәгән Габдулла Тукаев шигырьләрен укырга барам!

      «Тукаев шигырьләре Гафури шигырьләреннән дә әйбәтрәк!» Хәлимнең әнә шундый сүзләре дә мине очындыра.

      Кичке эңгердә Сөнгатулла муллаларга барып кердем. Ул мине җылы каршылады. Ни өчен килгәнлегемне әйткәч, мине нык кына шелтәләп тә алды:

      – Шундый салкында туңып үләргә уйладыңмы әллә? – диде. – Берәр таныш кеше артыннан хатың булса, мин үзем ул газеталарны җибәргән булыр идем!

      «Ахмак сүз, – дим мин эчемнән генә. – Таныш кеше кайчан килеп чыга да, ул газеталар миңа кайчан тапшырыла? Шуны көтеп ят, имеш!»

      Ул мине җылытырга тырыша, ашарга-эчәргә кыстый, уку хәлләрен сораша, ә мин аларның берсенә дә колак салмыйм, әлеге шигырьләрне укыйм. Соңыннан ул да көлеп җибәрде:

      – Аңлыйм, аңлыйм мин сине… Тукаев шигырьләре инде мине дә иләсләндерә башлады.

      – Ә