Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
Мотыйгый минем күз алдымда гомерем буена югалмаслык бер шәхес булып калды. Озак та үтмәде, ул сөйләгәннәр шул елның көзендә үк беркадәр барлыкка килде.

      Барыннан да бигрәк, татар телендә газета-журналлар чыга башлап, матбугат битләрендә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый, Фатих Әмирхан шикелле талантлы шагыйрь һәм язучылар күренде.

      Мин беренче тапкыр Тукай шигырьләре белән әлеге Сөнгатулла муллаларда Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарыла торган «Әлгасрел җәдит» журналы аша таныштым. Сөнгатулла мулла Тукай шигырьләре басылган бу басманы минем кулга тоттырган чакта:

      – Менә укы инде теге вакытта Камил зур өмет баглаган Габдулла шигырьләрен! – диде.

      Аның бу сүзләрне әйткән чагындагы мөлаем кыяфәтендә бер яктан Тукай шигырьләрен чиксез ярату сизелеп торса, икенче яктан Тукайның үз туганнары тирәсеннән күтәрелүенә мактану төсмерләре дә күренә иде.

4(Шигырь җене)

      Без укый торган Акъегет авылы мәктәбенә 1905 елгы революция нәтиҗәсендә татарлар арасында беренче тапкыр чыга башлаган «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Азат», «Бәянелхак», «Өлфәт» һәм «Фикер» кебек газеталар да килә башлады. Алар безнең тәрәккый мәҗлесен тагын да җанландырып, кыздырып җибәрделәр. Бу газеталарны укыгач, фикер алышулар тагын да киңәя барды.

      Акъегет мәдрәсәсендә дә, зуррак сыйныфларга үрләгән саен, фән уку артта кала, бөтенләе белән диярлек, башка дини мәдрәсәләрдәге шикелле, мәгънәсез иске мантыйк (логика) дәресләренә күчелә иде. Шунлыктан алар безне шактый туйдырды. Матбугат килә башлагач, без инде укуга бөтенләй түбән, әһәмиятсез дип карый идек. Газета уку белән артык дәрәҗәдә мавыгып киттек. Бигрәк тә «Казан мөхбире» н дүрт күз белән көтеп ала торган идек. Чөнки аңарда бер-бер артлы Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның шигырьләре чыгып тора. Газеталарны алгач та без зур дәрт белән күз йөртә башлыйбыз: кемнәрнең нинди шигырьләре бар?..

      Ә минем беренче сүзем:

      – Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?

      Бишенче ел инкыйлабыннан элек мин шул елларда мәйданга килгән Фатих Халиди, Фатих Әмирхан, Фатих Кәрими, Галиәсгар Камал, Риза Казый, Закир Һади кебек язучыларның әсәрләрен зур ләззәт белән укып килгән булсам да, шулай ук Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый шигырьләре дә миңа нык тәэсир итсә дә, әллә инде «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән хикәя шулкадәр тетрәндергән, байтак вакытка чаклы миндә татар дөньясында Мәҗит Гафуридан да югары торган бер әдип юктыр дигән караш дәвам итеп килде. Мин әлеге газеталарны кулга алгач та аулак бер җирне табып утырам да зур бер дәрт, ләззәт белән Гафури шигырьләрен укырга керешәм. Кат-кат укыйм, аларның мәгънәләрен аңларга тырышам. Укыган саен алар мине тагын да ныграк җәлеп итәләр, тирән уйга салалар. Шушы чорларда мин авыл тормышыннан байтак кына җырлар, бәетләр язган идем. Боларны авыл егетләре гармун көенә җырлап та йөрделәр. Алар миннән шушындый җыр һәм бәетләрне авыл кызларының кайберсен мактап, кайберсен хурлап язуны сорыйлар, мине җылы мунчаларга алып