Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Зариф Башири
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02737-3
Скачать книгу
каршында җыр, музыка дигән нәрсәләр шайтан фигыле, имансызлар гадәте итеп санала. Әгәр дә мәчет картлары синең минем өемдә җырлавыңны ишетсәләр, иртәгә үк мине мәчеткә чакырып: «Мулла башың белән өеңдә әллә нинди килмешәкләрне җырлатып ятасың!» – дип, утка бастырачаклар.

      Шушы чорларда мин әтидән яшереп бер гармун алган идем. Без дустым Зиннәт белән аны төннәрдә генә аларның мунчаларында уйнап маташабыз, өйрәнергә тырышабыз. Ә көндезен аны арт бакчабыздагы агач умарта оясы эченә яшереп куям. Ничектер беркөнне әти шул гармунны табып алган. Иң элек ул мине яңакларым шешеп чыкканчы чәпәде дә, аннары гармунны таптап, изеп ташлады.

      – Җитмәсә тагын, келәттән ашлык урлап сатып алгансыңдыр әле бу шайтан коралын! – дип җикеренде һәм кычкырынды.

      Камил Мотыйгый, тиздән булачак революция турында сөйләгәч, шушы вакыйга исемә килеп төште дә:

      – Революция булгач, яшермичә гармун уйнарга да, җырларга да мөмкин булачакмы? – дип сорадым.

      – Билгеле, – диде ул, – мәктәпләргә хәтта җыр, музыка дәресләре дә кертеләчәк!

      Тагын бер нәрсә минем күңелне борчый иде.

      Безнең авылда Гөбенә суына салынган дүрт ташлы тегермәнне Василий дигән бер урыс биләп тора. Василийның дүрт кызы бар. Безнең авылда туып, татар кызлары белән бергә уйнап үскәнлектән, алар, татар телен ана теле шикелле белү белән бергә, безнең авылга шулчаклы ияләшкәннәр:

      – Шушы авылдан бер генә дә китәсе түгел, татар егетенә генә иргә чыгасы иде! – диләр иде.

      Иң азагында аның кече кызы бер татар егетенә (Шәкүр каракның улы Сабир турында сүз бара. – Р. З.) ябышып та чыкты. Ләкин бу вакыйга зур җәнҗаллар тудырды. Икенче көнне үк авылга урядник белән күрше урыс авылының побы килеп җитте. Алар авыл мулласына боерык бирделәр:

      – Аларга ислам шәригате буенча никах укыйсы булма. Шулай итәсең икән, муллалыгыңнан төшерелеп, төрмәгә озатылырсың!

      Әлеге поп аларны христиан законы буенча кушарга тели:

      – Чөнки закон шулай: урыс кызы татарга чыкса, аларның икесе дә һәм балалары да христиан саналырга тиешле! – ди.

      Ләкин егет тә, аның ата-аналары да моңа риза түгелләр. Менә шунлыктан алар байтак вакыткача законлаштырылмаган хәлдә яшәделәр. Ә халык аларга «никахсызлар» дип кырын карап көлде.

      Безнең авылда кырык йортлап керәшен саналган татарлар бар иде.

      Алар тыштан гына чукынган булып йөри. Балалары тугач, күрше авыл побы аларга урысча исем куша. Ә авыл мулласы мөселманча исем бирә. Шулай итеп, алар рәсми рәвештә «Иван», «Степан» саналалар, халык телендә исә, хәтта тирә-юньдәге урыслар арасында да алар «Әхмәт», «Ихсан» дип йөртелә. Алар гаскәри-солдат хезмәтенә алынганда «христиан» саналып, христиан исәбенә керә, үлгәч мәетләрен дә рәсми рәвештә мөселман татарлар белән бер зиратка күмәргә ярамый, аларның үзләренең мазарлыклары бар иде. Иң начары – мөселманнар белән христиан саналганнарга өйләнешү патша указы буенча тыелган. Бу закон бик күп фаҗигаләргә сәбәп була иде. Әгәр мөселман татар керәшен кызына