Мамай янына Болгар олысыннан тупланган аерым төмән башлыгы Бигеш килеп җитте.
– Митрәй әле өч ел элек кенә безнең Болгар тирәсен дә, Җүкәтау илә Казан тарафын да тулаем талап китте. Мәхмүт илә Хәсән бәкләребез йолым салымы чыгарып түләгәннән соң гына кире борылдылар. Безнең үчебез чиксез. Болардан кан костырырга безгә рөхсәтең бир!
Мамай алга таба кулын изәүгә үк, болгарлар яуның үзәгенә бәреп керде. Болар – мәркәзләрен Дмитрийдан саклаган чакта ук туплары һәм тимер җәяләре белән урысларның котын алган кавем. Бу юлы да тимер җәя мәргәннәре кыл уртада икән. Аларның Борһан атлысы колаклары уч төбе кадәрле, озынлыгы сөңге буе булган иң тәүге укны зеңләтеп очыруга, кызгылт әләм астына ялтыравык киемнәргә төренеп баскан кенәзләре әйләнде дә төште.
«Кенәз, кенәз, олуг кенәз вафат!» дигән зур хәвефне иң беренче булып кайсы як кычкыргандыр, икенче мизгелдә үк аны меңәрләгән яугир кабатлады.
– Олуг кенәз, Митрәй кенәз үлде!
Ул арада мәргән Борһан икенче угын да корып өлгергән бит. Ул тәте җебен ычкындыруга, кенәз чатыры түбәсендә торган кызгылт әләм чәчрәп читкә очты. Урыс гаскәрен ике кулсыз да калдыргач, Мамай яклыларга гайрәт иңде. Алар:
– Җиңү, җиңү! Урыс башсыз калды! Әләмнәре ауды! Җиңү безнең якта! – дип илерә-илерә бердәм үкерделәр.
Әмма Мамай урыс кенәзенең нинди мәкерле көчне поскында тотуын алдан күрә белмәгән шул. Көтмәгәндә җиз сорнай тавышы яңгырады да, Тын елга буендагы бер тау ышыгыннан, саранчалар күчен хәтерләтеп, чирү ташкыны килеп чыкты. Ара ерак түгел, Мамай барысын да төгәл күреп торды. Дошманның сул канат ясап якынлашкан төмәнен Серпухов кенәзе Андрей әйдәп килә, уң яктагы төмәннәрне Боброк җитәкләгән. Мамай аларның икесен дә яхшы белә, йөз кат күргәне бар. Андрей атлысы үз каласында хакимлек итү өчен дә, якын кардәше булган Дмитрийны Мәскәүдәге олуг кенәз кәнәфиендә калдыру өчен дә, йөз суларын түгеп һәм бихисап бүләкләр төяп, Сарай тупсасына унбиш ел чамасы туктаусыз килеп йөрде. Ә Боброгы әле биш еллар чамасы элек кенә Волын каласында кенәз булып утырды, аннан аны латышлар кенәзе Витаутас гаскәре себеркеләп куды. Шуннан соң ул Мәскәүдәге Дмитрий кенәз сараенда куыш тапкан булды. Әмма кайсы гына хуҗа үз утарында өрми йә таламый торган әрәмтамак эт асрасын инде?! Митрәйгә ярыйм дип, качак Боброк Тверьдагы Михаил өстенә дә, хәтта караучысыз калган Болгар олысына да яулар белән йөрде. Дөрес, өч ел элеккеге явында Болгарга да, Казанга да бәреп керә алмады, ләкин барган яллык барыбер дә олау-олау күн итекләр, кенәз хатыннары өчен читекләр төяп китте. Менә шушы качак Боброк хәзер мәскәүлеләр ягында олуг сәрдәр, чынлыкта исә яллап китерелгән бер ау эте инде.
Шул чагында Мамай чатыры янына икеме-өчме төмәнбашы берьюлы чабып килде. Йөзләрендә аптыраш вә хәвеф.
– Митрәй кенәз исән! Әнә Боброк әләме янындагы бер җайдакны кара. Иярендә исерек кеше шикелле ава-түнә генә утырса да,