Саранча көтүедәй ике гаскәр Кәлтә елгасы ярында йөзгә-йөз килеп якынайды. Туктамыш төмәннәренең яуга әзерләнүен күргәч, әүвәл башлап Кырым ягыннан килгән ил агалары, төмәнбашлар иярләрдән төште. Алар үрнәгенә меңнәр иярде. Бер аяклары белән җиргә тезләнгән көенчә, һәрбер яугир бигать кабатлады.
– Бер-беребез өстенә яу йөрүдән, кан коюдан туйдык. Безне үз канатың астына ышыкла да Җучи олысын кабат аякка бастыр, таҗдар!
4
Мамайның җанында тоташ ут давылы уйный, ике яңак битләрендә ачы яшь эзләре яна. Дошманын кырып, ганимәтне мул төяп кайткан җиңүченең бөрмәсеннән бет эзләргә беркем базмый. Ә җиңелгән, җебегән, булдыксыз дигән мөһер белән каралгансың икән, син сазлыкка кереп баткан яралы фил шикелле, бер дә булмаса, мескен ат хәлендә. Һәрбер йолкыш узгынчы сиңа тамак ярып акыра, күсәк белән ора, чыбыркысын уйната, артыңа тибеп китә, ахыр чиктә таш ыргыта ала. Үз-үзеңне яклап ул хөрәсәннәргә җавап бирү, орышу-типкәләшү өчен синең кул-аягың тышаулы, гайрәтең басылган.
Югыйсә Мамай – җиңелүче түгел. Ир сүзе бер булыр. Мамай Тын елга буендагы Шөлди кырына Тверьдагы Михаил кенәз соравы буенча килеп баскан иде.
– Сарай тәхетенә иңгән Ырыс атлы яңа хуҗабыз олуг кенәз ярлыгын янә Дмитрий кенәзгә биреп кайтарган бит. Мин соң, алдан чамалап, белеп илттеммени? Мәскәү кенәзе Дмитрий Ырыс хан алдына мин китергәннән өч мәртәбә күбрәк бүләк кертеп тезгән. Аннары күлмәк якасын ерта-ерта яшь түккән. «Ясакны Тверьдагы карт ишәккә караганда өч мәртәбә күбрәк китерермен. Владимир илә Серпухов, аларга кушып Ростов белән Галич калаларын гына, берүк, миңа кайтар», янәсе. Ул биргән кадәр бүләкне мин дә таба алам. Әлеге биләмәләргә Дмитрийны кертмә. Әйдә бергәләшеп арт сабагын укытыйк. Гаскәр туплап бар да олуг кенәз ярлыгын миңа кайтар. Мин дә сине Мәскәүгә каршы барлык калаларны күтәреп каршылармын…
Ул чакта икәүләшеп Мәскәү кенәзе туплый алырдай көч-куәтне күз алдыннан кичерделәр.
– Сүздәлдәге Константин аның бабасы бит. Шул ук Константин Нижгарга да хуҗа. Кияү аның алдына барып тезләнмичә калмас. Ул очракта Константин үз киявен якларга барып басар сыман. – Мамай мирзаның баш кашуын шәйләп, Михаил кенәз шундук өстәп куйды: – Мәскәү белән Сүздәл кенәзләрен Рәзәндәге Олег та һич өнәми, һәр икесенә үте кайнап тора. Мин Рәзән кенәзен безнең якка аударуны үз өстемә алам.
Валлаһи менә, ишәк булган шушы кенәз сүзен тыңлап, Мамай гаскәр җыйды. Булгач булсын дия-дия, ул ләһләр[20] таҗдары Ягайло янына да илче куган иде. Җавап бик тиз килде.
– Мин Мәскәү кенәзенә дә, Сүздәлнекенә дә күптәннән теш кайрыйм. Аларны Тын елгадагы Ростов каласыннан да, Стародуб, Воронеж тирәләреннән дә биздерергә кирәк. Ул калалар минем биләмәләрем янәшәсендә, мин аларны икенче мәркәзем булган Киев олысына кушып кую яклы. Син барыбер Тын елга ягыннан һөҗүм итәсең бит. Мин син билгеләгән тәүлектә гаскәрем белән килеп җитәргә әзер.
– Бердәм