Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Вахит Имамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-03543-9
Скачать книгу
Таянырдай, ышанырдай көчле әмирем бул. Болгар – урыс олысларына иң якын җир. Аны ушкуйларның[30] да, кенәзләрнең дә әтәч сыман бертуктаусыз чукып-талап торуларын беләм. Син анда ашыгыч рәвештә кирмәннәр кор, сәүдә эшен җайла, гаскәр тупла. Болгар олысы Мәскәү белән ике арада кыя кебек калкып басмаса, Урдага да кәфенлекләр әзерлисе була. Шуңа да кичекмәстән мәскәүлеләр өчен шәрык ягына бара торган юлларны биклә.

      Карабәкнең һаман бер җавапсыз утыруын күргәч, риясыз елмая-елмая өстәп куйды:

      – Мин сиңа җаның теләгән кадәр гәрәйлеләрне дә, кыпчак яки бәҗәнәкләрне дә үзең белән Болгарга алып китәргә рөхсәт итәм. Тик ул олысны ашыгыч рәвештә кыя-кирмәннәргә әйләндер син…

      6

      Карабәк ничәнче тәүлек буе озын авыр юлда. Үзе күбесенчә кәрванның иң башында, әмма ярты сәгать тә тыныч барганы юк. Аның артыннан, әллә ничә чакрымга сузылган олы дәрьядагы язгы ташкынга охшап, ун меңгә якын арба тезелешеп килә. Арбаларның зур-зур печән кибәннәредәй бөркәвечлеләрен дә, көйләп куелган түбәләрен киндер яисә мал тиреләре белән яртылаш ябылганнарын, үрәчә-кабыклардан гына корып куйганнарын да санап бетергесез. Аларда чүлмәк-казаннар, савыт-саба, чыбылдык-чаршау, түшәк-мендәр, ястык-юрган, чалгы-сәнәк, балта-чүкеч, пычкы-шөшле, очлым-калкан, итек-көбә, бәбкә-чебеш, кәҗә яки сарык бәтиләре, яңа гына туган колын һәм бозаулар, авырлы хатын-кыз, карт-коры, бала-чага… тагын бетмәс-төкәнмәс кирәк-ярак, кием-салым, сугыш кораллары… Арбалар яныннан дистә меңәрләгән кыз-кыркыннар, яшь-җилкенчәк, чәчләре чалара башлаган ирләр һәм хатыннар атлый. Артта дистә меңәрләгән сарык, кәҗә, сыер, дөя, бия, айгыр, алаша, ишәк көтүләре. Һәм йөзәрләгән арба арасында хәрби киемнәргә төренгән меңәрләгән уяу сугышчы. Һәрберсе ашыкмыйча, каударланмый гына атлый сыман, ләкин әлеге буар елан алга шуышкан саен, күк йөзенә тузан болыты, тыеп булмас шау-шу күтәрелә.

      Карабәк, һәр тарафка күз-колак булырга тырышып, әле алга, әле артка чаба. Болай да кара-кучкыл йөзе, муены, хәтта колаклары да эссе кояш астында чуен төсле булган, чутырдай янып чыккан. Ике күзе һәм тешләре генә утлы күмер төсле елкылдап күренә. Аңа күз ташлаган саен гәрәйлеләр елмаймыйча калмый, аларның канәгать йөзен күреп, әмир үзе авызын тыя алмый.

      Елмаеп йөрерлек кәефе бар хәзер Карабәкнең. Хыялларыннан айный башладымы, күз алдына Туктамыш хан аңа фатиха биргән сәгать күз алдына килә. Үпкәләрлек түгел, Туктамыш хан, Солхат читендәге киң яланга дистә меңгә якын кеше җыеп, ә чынлыкта исә барча кырымлылар каршында күтәреп олылады. Билгеле инде, иң әүвәл фәрман укыдылар.

      – Тугры ярдәмчебез Габдулла хан Дәүләт Хуҗа угылын Болгар олысының олуг бәге итеп билгелибез. Аңа хуҗа булып алуга ук ошбу олысыбызның яңа әмиренә Болгар, Казан, Җүкәтау, Имәнкала[31], Кирмәнчек, Кашан, Чаллы, Алабуга кебек барча калаларны кирмән итеп корып куюны һәм гареб тарафында ур вә ныгытмалар төзүне йөклибез. Ошбу максатларны ашыгыч төстә үтәп чыгу җәһәтеннән, яңа әмиребезгә башка олыслардан җаны теләгән


<p>30</p>

Ушкуй – елга баркасы. Шуларга төялеп, Болгар яки Алтын Урда калаларын таларга килүче урыс юлбасарларын элек шулай атаганнар.

<p>31</p>

Имәнкала – бүгенге Уфа урынындагы кирмән.