Кая бара бу дөнья?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
белемле затка олы хөрмәт белән караган, китапны өйнең иң түрендә тоткан татар, татар баласы нишләргә тиеш булып чыга? Без бит, ни кызганыч, шушы Идел-Чулман төбәгендәге җирләребезне күтәреп, Айга менеп китә, гыйлем системасын анда үзебез дигәнчә корып, үзебезчә укый-укыта, гыйлемгә хирыслыкны шул рәвешчә канәгатьләндерә алмыйбыз. Шушы гөнаһлы җирдә, Русия уртасында калабыз. Гыйлем бирү юнәлешендә Мәскәү безне болай да стенага китереп терәде. Тик анысы турында соңрак.

Инкыйлаб шәүләсе

      Түләүле урта белем ни дигән сүз соң ул? Очын очка кыенлык белән генә ялгап килгән бик күп ата-аналар өчен балаларны укытмау – надан калдыру дигән сүз ул. Уй сөрешен дәвам иткәндә, бүген халыктан өстәмә акча саву, иртәгәгә, илнең киләчәгенә балта чабу…

      Дөнья кызу темплар белән үзгәрә, алга бара. «Туганыбыз» ның мәкаль-әйтемнәре тормышны үзләренчә сукаласалар да, егерме беренче гасырда аларга ияреп, элекке холык-фигыль белән әллә ни ерак китеп булмаячак. Заманнан артта калмау, белемлелекнең милләт өчен бөек хәзинә икәнен аңлау ифрат та зарур. Белем белән мәгълүмат – бүгенге дөньяның беренче кыйммәтләре. Тик юк, биредә һаман да үз туксаннары туксан. Гыйлемгә аңлаешсыз караш Русиядә урта белемгә булган яки булачак мөнәсәбәт белән генә һич чикләнми. Узган ел азагында, «Мәгариф турында закон» дип аталган закон проектын тикшергәндә, Дума трибунасыннан Владимир Жириновский ясаган чыгышны сүзгә-сүз китерәсем килә. «В любом законе об образовании заложена революция. Чем больше высокообразованной молодёжи, тем она опаснее для нас. Они будут свергать власть каждые 10 лет. Надо сдерживать образование, если мы хотим стабильности. Всё правильно делал Николай I – на каторгу декабристов. Слишком образованные были русские офицеры».

      Менә моннан соң күп нәрсә яңадан үз урынына баса да куя. Чикләвек һаман да юкәдә икән бит. Без, заманга ияреп, гыйлемне алгарыш синонимы итеп кабул итәбез, үзгәрешләр көтәбез тагын. Традицияләрне сакларга – мәгарифне, гыйлемне дәүләт дәрәҗәсендә тыеп торырга, авызлыкта тотарга кирәк икән ич. Менә сезгә Дума депутаты гына түгел, вице-спикер һәм сан ягыннан илдә өченче урынны биләгән сәяси партия җитәкчесенең сүзләре. Эш бит бер «юрист улы» нда гына да түгел, эш тирәндәрәк. Власть уйлаганны, кылырга җыенганны баш либераль-демократның югары мөнбәрләрдән беренче белдерүе, киртәгә менгән әтәч кебек, бер бүген генә кычкырып сөрән салуы түгел.

      Түләүле урта белем кертүнең томаналар ишәйтүдә янә бер адым булачагын исбатларга кирәкми. Ишәйсеннәр, тагын да кыргыйлансыннар, ник шунда, маймылга әйләнеп, агач башына менеп китмиләр. Өстәгеләр иминлегенә генә җил-давыл тимәсен. Ни соң бу? Хакимияттә калу, үзләренә кулай вазгыятьне саклау өчен, иң мәгънәсез юллардан да баш тартмау, җирәнмәүме? Әллә егерме беренче гасыр инквизициясеме? Караңгылыкның хакимият тарафыннан хуплануына хәтта ышанасы килми. Тик утсыз төтен булмый. Наданнар белән идарә итү күпкә җиңелрәк. Зиһен йокысы албастылар тудыра дигән кебек, караңгы халык караңгы җитәкчелек тудыра. Җитәкчелек үз чиратында