Кая бара бу дөнья?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
белән урнаштырган иде үзен. Технологлылыгы да ташка үлчим, икътисадчы да түгел. Әллә кем иде ул шунда. Ә шул ук вакытта станоклар артына басарга кеше җитми. Предприятиедә гади эшчеләрнең уртача яше кырыктан артып киткәндә, яшьләргә чиста эш «подавай», чөнки кесәләрендә диплом. Мәктәптә «ике» ле белән «өч» ле арасында адашып йөргәннәрен алар инде онытканнар.

      Без институтларда укыган заманнарда түләүле төркемнәр, «шабашка» эшләү өчен генә оешкан институтлар юк иде анысы. Ләкин югары белем бирү системасында күңелгә хуш килеп бетмәгән күренешләр ул вакытларда да күренгәли иде. Шуның берсе – читтән торып уку тәртибе. Шәхсән үз фикеремне генә әйтәм: өч дистә елдан артык җитештерүдә эшләп, читтән торып институт бетергәннәр арасында яхшы белгечләрне күрмәдем мин. Чөнки андый белем системасында да бүгенге параллельләр ята: диплом бар, белем – чамалы. Алар, нәкъ хәзерге псевдодиплом ияләре кебек, тизрәк диплом алып, карьера баскычында югарырак күтәрелергә тырыштылар. Ә безнең системада әрсез, шома, телчән кешегә, чи надан булса да, җитәкчелек итү әллә ни кыен түгел.

      Мин балачактан белгән, «өч» ле, «дүрт» легә мәктәпне ерып чыккан берәү, башта читтән торып, Хазанов әйтмешли, бер «калинарный» техникумны, соңрак, бүләк ташып, елына ике тапкыр барып, институт тәмамлаган иде. Техникумны бетереп, бер кечкенә генә начальник булгач, Гарвардны тәмамлаган кебек, һавалы, тәкәббер кыланып, өч бармак белән генә исәнләшеп йөрде. Хәзер үземнең күптән күргәнем юк, сөйләүләре буенча шундый кәпрәйгән, «важный» ланган, кыланмышлары, цех башлыгы гына булса да, министрныкыннан ким түгел дип сөйлиләр. Биредә әйтәсе килгән сүз шул: «диплом» белән беркетелгән наданлык гади наданлыктан күпкә начаррак. Ул андый затка һавалылык, мин-минлек кенә түгел, акылсызлык та өсти. Ишәйтергә кирәк микән андый дипломнарны, андый дипломлы белгечләр «штамплаучы» институтларны? Без бит инде совет елларында ук ул тырмага баскан идек.

      Акыллылар, чын гыйлемлеләр, гыйлемле булырга теләүчеләр бездә, Европа белән чагыштырганда элек-электән аз булуы, ә менә наданнарның – «күп белеп тиз картаясы килмәгәннәрнең» чагыштырмача күплеге хәлне бик җитдиләндерә. Гыйлемгә омтылуны җиңел, ансат килгәнгә, өлкән туганның үз сүзе белән әйткәндә, «халява» га өмет итү әле бүген дә ега да сала.

«Потенциаль» һәм «кинетик» энергия

      Мәсьәләнең әле тагын бер ягы бар. Гыйлемсез, фәнсез, алдынгы сәнәгатьсез теләсә нинди илнең киләчәге бер – банан республикасы. Русиядә банан үсми, ә нефть чыга. Нефть чыгару, суырту нәрсә соң ул? Бу шул ук «халява» инде. Ул – балык тоту, аучылык кебек үк промысел, ягъни примитив табучылык, җыючылыкның бер төре. Ягъни ул сәнәгать, җитештерү, булмаганны булдыру, ясау түгел. Сәүдә, коммерция, «купи-продай» да булдыру түгел. Анысы да күпкә җиңелрәк. Коммерция дигәнебез – кайдадыр, кемдер тырышып, башын эшләтеп ясаганны әвеш-тәвеш китереп акча эшләү. Сәүдәгәргә, әзерне сатучыга, промыселчы-табучыга җитештерүче белгәнне, фәнне, технологияне белү, аның осталыгына