Кая бара бу дөнья?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
алмый. Безнең очракта «тиле» сүзен «надан» га алыштырганда да ярар иде. Французлар, bien ou rien, ягъни булса яхшы булсын, яхшы булмаса, гел булмасын, диләр. Сан түгел, сыйфат кирәк бит! Ә сыйфат юк һәм көтелми. Бүгенге кайбер вузлар өләшкән диплом Совет чорындагы техникум, ПТУ дипломыннан да кайтышрак. Мәктәптәге чыгарылыш имтиханнарын, тартып-сузып, көчкә «өч» легә биргән, ПТУ көткән булачак потенциаль сантехникларга, ташчы, штукатур-малярларга вуз дипломнары өләшеп, дәүләт тә, җәмгыять тә бик нык оттыра. Иманым камил, чын белемне хәзер дәүләт карамагындагы вузларга кереп, сәләтләре һәм тырышлыклары аркасында андагы бюджет группаларына эләгеп, «белем гранитын» үзләрен укыткан укытучыларны ришвәткә ымсындырмаслык итеп «кимерүче» шактый аз санлы контенгент кына алып килә булыр. Андыйларның 70–80 проценты бай булмаган гаиләләрдән чыккан, акчаның тылсымлы көченә өйрәнмәгән балалар. Авыл балалары да күбрәк шундыйлар арасында. Әлеге аз санлылар илнең киләчәге, аз-маз өмете дияр идем. Булачак сәләтле инженерлар, табиблар, укытучылар, галимнәр, киләчәктә туачак яңа техника, технология, яңача дәвалау һәм белем бирү, яңа ачыш авторлары. Әмма, кызганыч, бюджет группалары кимүгә юнәлтелгән. Икенчедән, тырышлык әҗере көннән-көн кимеп, гыйлемлелек бәясе дә, хәл үзгәрмәгәндә, бетүгә таба бара. Бераздан чын диплом ияләре, үз юнәлешен камил белгән квалификацияле белгечләр бөтенләй калмаска да мөмкин. Узган ел әйдәп баручы техник вузларга кергән беренче курс студентларының математика буенча белем дәрәҗәсен тикшергәннәрен язганнар иде. Нәтиҗәләр шаккатмалы. Студентларның 70 проценты «ике» ле, 20 проценты «өч» ле алган. Ә бит бер 20–25 еллар элек мондыйлар урта белем турындагы аттестатны да ала алмаган булырлар иде.

      Илдә ниндидер тоташ күз буяу, имитация, чынны ялган белән алыштыру, җиңелне эзләү шаукымы. Мәктәпне бетергәндә, үзеннән бигрәк әтисенең кесәсенә ышанып, шул кесә ярдәмендә түләүле төркемгә кергән, анда «акча түләнгән, дипломны барыбер бирми калмаячаклар» дип, эленке-салынкы йөрүчеләрнең хәтсез өлеше, «белгеч» булып алгач та, бүген башка, үзенчәлекле юлны сайларга, карьерада да «ат йөреше» ясарга тырышалар. Игътибарлырак, күзәтүчәнрәк булганда, «табадан төшү белән» дигәндәй, «майлап-җайлап» начальниклыкка омтылган, әле җитмәсә, чын белгечләр белән җитәкчелек итә башлаган кичәге «блатной» студентларның җитештерү өлкәсендә дә, башка өлкәләрдә дә очрап кына торуын билгеләргә булыр иде. Экзаменнарны, дипломны сатып алган кебек, алар җылы урынны, кәнәфине дә сатып алалар.

      Бүген яшәсә, Лениннан «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә калыр иде микән? Кадрлар алар – белгечләр генә түгел, шул ук җитәкчеләр дә бит. Ришвәт биреп урнашкан надан башлыктан да начары бар микән? Надан белгеч җәмгыять өчен бер бәла булса, надан җитәкче – биш бәла. Миңа калса, илдәге күпчелек проблемаларның күп өлеше, төрле рангтагы профессиональлек, гыйлем, кешелеклелек җитмәгән шул башлыклардан, аларның наданлыгы тудырган мәгънәсез дуамаллыклардан килеп чыга. Ун сыйныф белемле, сатып алынган