Кая бара бу дөнья?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
булачак җинаятьчеләр килеп баса. Тамагы тук, өсте бөтен булса да, атасыз, йә булмаса анасыз бала – бер канатлы кош ул. Тулы канлы шәхес бары тик тигез, бәхетле, тулы гаиләләрдә генә үсә алганы барыбызга да мәгълүм. Әмма андый бәхетле балалар елдан-елга кими килә.

      Мондый хәлләрне тулаем бүгенге «заманчалашкан» хатын-кызларыбызга гына, аларның тәртипсезлекләренә аударып кую бик үк дөрес булмаса да, аларның өлеше биредә шактый ук саллы дияр идем мин.

«Кытаклыйсы» урында,яки Хокуклардан баш әйләнсә

      Гүзәл затларыбызның хәтсезе өзми-куймый ирләрне гаепләргә ярата. Булдыксызлыкта, ялкаулыкта, эчкечелектә, башка бәлаләрдә. Хәтта «кирәкләре юк» диючеләре дә бар. Грек мифологиясендәге амазонкалар кебек, хатын-кызларыбыз ир затларын бөтенләй кырып бетереп, ир җенесендәге яңа туган һәр баланы үтереп барырга җыенмыйлар төсле әлегә. Әмма барыбер бүгенге фикер сөрешләрендә, кыланмышларында алар заманчалык, алгарыш, Көнбатыш стандартларын булдырасылары килә. Шуңа ашкыналар. Тик цивилизацияле саналган, феминизм чәчәк аткан барлык илләрдә дә гаилә институты зур кризис кичерә бит. Үксез балалар саны бездәге кадәр булмаса да, начар демография һәм тоташ аерылышулар – шуның төп нәтиҗәсе. Кирәкме икән соң җәмгыятькә андый «булганлык»? Американы сүгеп туйдык инде, бу юлы азмы-күпме иплерәк саналучы Көнбатыш Европаны алыйк. Халык саны анда күзгә күренеп диярлек кими. Кайдадыр саклана икән, эмигрантлар яки төпләнергә өлгергән гастарбайтерлар хисабына гына булса инде. Бу цивилизацияле эгоизм, ягъни бер баладан артыкны тапмыйча, калганнарына вакыт, акча әрәм итмичә, кешенең үзе өчен генә яшәп калырга омтылуыннан гына түгел. Хатын-кызның, гаиләдән читләшеп, ир-ат хезмәт иткән барлык өлкәләргә тартылуыннан, офисларда югалуыннан, аның чалбар киеп, бармак арасына сигарет кыстырып, руль артына утыруыннан, җитәкчелеккә дәгъва итүеннән дә. Җитәкчелек дигәннән, тере, кыю фикер, актив хәрәкәтләр, тәвәккәллек, ни генә сөйләсәләр дә, ирләргә хас, аларга тиешле сыйфатлар ич. Ә менә гүзәл затларыбызга көндәлек, вак һәм бертөрлерәк эшләрне башкаруда тиңнәр юк. Һәм бу ирләр уйлап тапкан кагыйдә түгел. Бу – табигатьтән. Табигать белән бәхәсләшергә кирәкмәгәнлекне аңлыйлармы соң гүзәлкәйләребез?

      Гаиләнең тоткасы да – хатын-кыз. Кайтуыңа хәләлең тәмле ашлар пешереп, якты йөз белән каршы алса, җан җылысын, назын биреп үстергән, әдәп, әхлак кагыйдәләрен сеңдергән балалар муеныңа килеп сарылса, ир заты өчен моннан да олы бәхет була алмый. Бала табу, бала багу, гаилә учагын сүндерми саклау – болары да табигать кушкан вазифалар. Гаиләләрнең сәламәтлеге, бөтенлеге дәүләттәге, җәмгыятьтәге рухи сәламәтлекнең барометры, төп күрсәткече дә ул.

      Хатын-кызның бар булган көче көчсезлектә бит. Бары шуның аркасында алар – безнең өчен бетмәс илһам, мәхәббәт, соклану чыганагы ич. Әллә без, ир-атлар, көчсезләндек, вагайдыкмы? Анысы да күпмедер бардыр. Әмма «кытаклыйсы» урында «әтәч булып кычкыруның» төп сәбәбе, миңа калса, ул түгел. Җәмгыять хатын-кызларыбызга