Китап (җыентык). Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
данлыклы һәм бәйсез язучы булып яши алыр идем, дип уйлыйм. Бу уй минем бөтен кәефемне кыра, үземнең мескенлегемне искә төшерә. Кайчагында хәтта үз талантларын бар дип белмәгән халкыма да, аны шушы хәлгә төшергән ата-бабаларга да рәнҗеп куям. Күп санлы, дәүләтле милләт булсак, безнең китапларны укучылар да күп булыр иде. Китап кадерен белгән кешеләребез күп булса, халыкның үз-үзенә булган ихтирамы артыр, ул үз тормышына аек күз белән карар дәрәҗәдә булыр иде. Һәм бәйсез, иркен тормышлы иҗатчылар тагы да яхшырак әсәрләр язар иде. Бу «иде» ләрне санап кына бетерерлек түгел. Һәм алар миңа беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

      Берничә ай элек кенә «Китап» нәшриятының директорына кереп чыккан идем. Калын гына берәр китап чыгарып булмасмы дип инде. Ул болай диде: «Без һәр авторның җыентыгын биш елга бер генә чыгарабыз. Синең китабың былтыр гына дөнья күрде, шулай булгач, тагы дүрт ел көтәргә туры килер».

      Язучы биш елга бер китап кына язып тора алмый, һәм биш елга бер генә китап язган кешене «язучы» дип атау да дөрес түгелдер. Димәк, бездә язучылыкны юк итү күренеше дәүләт нәшриятлары дәрәҗәсендә рәсмиләштерелгән булып чыга. Мин директорга мондый нәрсәнең әдәбиятны – димәк, мәдәниятнең умыртка сөяген – бетерүгә юнәлтелгән гамәл икәнен аңлатырга тырышып карадым. Әмма ул берни дә ишетергә теләмәде. Һәм мин өметсезлеккә бирелеп чыгып киттем. Күңелдә әрнү иде. Юк, үзем китап чыгара алмаган өчен түгел… Ә нәшрият директоры булып утырган кешеләрнең шундый мөнәсәбәте, үз халкына булган битарафлыгы өчен. Әгәр эшләр шулай барса, бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз-йөз илле ел узуга, Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз. Шуны беркем дә аңламый микәнни соң?! Аңлыйлар инде, әлбәттә. Ләкин беркем дә моның өчен борчылмый. Көндәлек мәшәкатьләр, корсак хәстәре янында ул чынбарлык булып тоелмый, тоелса да, бик тә ерак, безнең гомердә генә килеп җитмәстер кебек тоела. Бу, күрәсең, югалуга дучар ителгән халыкларның бер үзенчәлегедер инде.

      Нишлисең, мескен халыкның язучылары бәхетле була алмый.

      Мин үз халкымның менә шундый бәхетсез бер баласы идем. Ул мәлләрдә мин үз бәхетсезлегемне аермачык күрә идем: яңа роман белән булашып, дөньямны онытканмын – бурычка да хәтсез керелгән икән, ә түләргә бер тиен дә акчам юк. Һәм иң аянычы – тиз генә эшләп алырлык мөмкинлек тә юк иде. Әҗәткә сорап торырлык кешеләр турында авыз да ачасы түгел – монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Акча, әлбәттә, бәхетсез кешене бәхетле итә торган нәрсә түгел. Әмма аның бер серле ягы бар – кесәңдә акчаң бетсә, үзеңне мескен итебрәк тоя башлыйсың. Һәм күңелеңә корт булып оялаган шушы тойгы сине, чынлап та, мескенгә әйләндерә. Үз-үзеңне кимсетергә тотынасың… Ә бу дөньяда беркем дә (беркем дә!) сине үз-үзеңне кимсеткән дәрәҗәдә кимсетә алмый. Газапның иң зурысы – үз җаныңны үзең талаудыр ул.

      Җанымның таланган чагы иде. Моңа, әлбәттә, тәннең хәлсезләнүе дә сәбәпче булгандыр. Соңгы әсәремнең соңгы ноктасын куюга, мин үземнең чиксез