«Аң астыңа беркетеп куй, – дигән иде профессор, – үзеңнең гыйлемле икәнеңне аңлаган көннән алып, син – куркыныч кеше.»
Кинәт Илдар буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул, сыңар кулы белән өстәлгә таянып, акрын гына креслога килеп утырды. Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухын дәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматик хезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Хатыны – ваннада. Йөрәгең ярылып үлсәң дә, йөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды. Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барысы да үзгәргәнен яхшы аңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер – шушы соклангыч дөньяның гади бер галиме түгел, ул куркыныч кеше иде.
Илдар кулындагы табылдыкка тагын беркадәр карап торды да беренче битен ачты. Тамгаларга күз йөгертте.
Хәзер эш бүлмәсеннән тиз генә чыга алмаячагын чамалый иде инде. Бу китап монда бер дә юктан гына пәйда булмаган, һәм Илдар аны укырга, нәкъ менә хәзер, нәкъ шушы вакытта укырга тиеш иде.
Миңа калса, бөтенесе дә гади генә бер бәхәстән башланды.
Даутовны сез беләсез микән?.. Абрар Муса улын… Ә минем бүгенгедәй күз алдымда әле.
Телевизор экраннарыннан да, газета-журнал битләреннән дә бик сөйкемле булып күренә. Озын буйлы, зифа гәүдәле. Бөдрәләнебрәк торган коңгырт чәчләре тагын да ныграк сөйкемлелек өстәп җибәрә. Ә елмайганда ялтырап киткән тигез тешләре күзнең явын алырлык дәрәҗәдә булып, аның елмаюын тагы да яктырак итә. Әлбәттә, әгәр ул акыллы фикерләре белән күңелләрне яуламаса, боларның берсе дә, хәтта Айдар Галимовныкына[1] охшабрак торган бәрхет тавышы да шаккатыра алмас иде. Ул һәрбер сүзен нәкъ үз вакытында, нәкъ үз урынында