Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
иләсләндерә бирә. Бу сәер мәхәббәт, ничек кинәт кабынса, шулай тиз генә сүнә дә (кинәтлек, гомумән, М. Хәсәнов персонажларына хас нәрсә). Барысы да үз урынына утыра. Нияз китеп бара. Көлемсәр белән Зарифның гаиләсе тагын да ныгый төшә. Бусы – әсәрдәге мәхәббәт «өчпочмагына» корылган коллизия. Ул әллә ни катлаулана алмый. Чөнки «өчпочмак» тагы иң үткен булырга тиешле образ – Зариф – үз хатынының чит егет белән очрашуларына үтә тыныч карый; тавыш-гауга куптармый, көндәше Ниязны шахмат уенында җиңү белән канәгатьләнә. Ягъни аңарда җанлы кешеләр өчен табигый булган горурлык юк. Шуңа күрә әсәрнең бу сызыгына укучылар битараф карый башлый. Сәбәп ачык: геройлар үзләре өзгәләнмәгәч, укучы да пошынмый.

      Безнеңчә, әсәрдә хезмәт даирәсендә барлыкка килгән конфликтка бәйле хәл-әхвәлләр уңышлырак кебек. Урман хуҗалыгына җитештерү планын күләм буенча да, ассортимент ягыннан да арттырыбрак биргәннәр. Директор Бәдри агай шушы бурычны ничек итеп үтәү турында баш вата. Гамәлдәге хезмәт мәйданнары һәм эш кораллары белән генә планны үтәп булмаячак. Ни эшләргә, яңа мөмкинлекләрне кайдан табарга? Җитмәсә баш инженер Сәйфиев әлеге көч җитмәстәй бурычларны үтәргә атлыгып тормый, өстәмә планнан баш тарту ягын каера. Әмма күпчелек моның белән килешми. Үз гаиләсенә янаган куркынычка салкын кан белән караган Зариф та бу очракта тапкырлык һәм тырышлык күрсәтә. Нәтиҗәдә өстәмә җитештерү мәйданы да табыла, кешеләр дә бу мөһим бурычны үтәү өчен туплана. Иҗади хезмәт нәтиҗәсендә, Галләм кебек, башларын кирәкле юнәлештә эшләтергә сәләтле кешеләр җитештерүне нык тизләтердәй кыю тәкъдимнәр белән чыгыш ясыйлар. Сәйфиевләр, Хәмитләр никадәр генә өметсезлек мохите тудырырга тырышмасыннар, гомуми эш көннән-көн җанлана, эзгә төшә бара. Әлбәттә инде, әсәр күмәк эшнең тантанасы белән тәмамлана.

      Күргәнебезчә, яшь язучы әле интим һәм хезмәт өлкәсендәге каршылыкларны оста итеп кисештерә, җайлы гына итеп үрә алмый, алар бер-берләреннән бәйсез хәлдәрәк үсәләр. Һәр ике сызыктагы каршылыкларның йомшаклыгы сурәтләнгән кешеләрнең холык-фигыльләрен тулы ачу мөмкинлеген бирми. Нәтиҗәдә Зариф кебек шактый җансыз плакат-образ барлыкка килә. Әмма шул хәлендә дә тәнкыйть әсәргә карата җылы гына фикерләр әйтте (Иделле Г. Язучы һәм аның китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – Б. 143–144). М. Хәсәнов илле яшь тулу уңае белән чыккан җыентыгына (1977) әлеге повестьны да кертте. Биредәге әсәрләр аның каләменең шактый тәҗрибә туплаганын, камилләшә төшкәнен күрсәтәләр иде. Шул осталыгын әлеге повестьтагы ике сызыкның да бердәй үткенлегенә ирешүдә файдаланган очракта тагын да отышлырак булган булыр иде. Әмма автор моны эшләүне кирәк дип тапмаган.

      Мәхмүт Хәсәновны хезмәт кешеләре, аерым алганда, күбрәк эшчеләр турында язучы дип санау гадәткә кергән. Монда дөреслек юк түгел. Бигрәк тә иҗат чорларының беренче яртысында. Язучы үзенең эшчәнлеген дә Яшел Үзәндәге һөнәр мәктәбе укучысы, аннан соң эшче булып башлап җибәргән. Аның хезмәт кешеләренә карата күңелендә ихтирам саклавы әнә шуннан