Безнең язмыш. Анас Хасан. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Анас Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 1988
isbn: 978-5-298-03060-1
Скачать книгу
күрсәтмәсләр!“   – дип уйлыйм, парткомның кара дерматин кагылган ишеген ябып. Ишек алдында дистәдән артык партиягә керергә теләүче шәкертләрнең чираты тезелеп утыра иде. Парткомның нәүбәттәге „запаркасы“… Бу инде байтактан килгән формаль йола. Теге, сугышка керер алдыннан „партия әгъзасы булырга телим“ дигән күк, алар, академияне тәмамлап, частьларга китәр алдыннан партияле булырга тырышалар. Ишеккә тагы караш ташлап: „Әй, төкерим лә, Ерак Көнчыгышка үз ихтыярым белән китәрмен. Украинада җитәрлек хезмәт ителгән, яшьрәк чагымда яңа җирләрне күрергә кирәк!“   – дип уйладым һәм тынычлана төштем. Куркытты, имеш! Әй, Мәрзия-Мәрзия, тапкан кая барырга! Арабыз бозыла гына төште ласа. Тагы ачуым купты. Шуннан соң, шүрләпме, ул минем күземә янә күренмәскә тырышты. Аның шикаятеннән һәм Төхвәтуллинның „өшкерүеннән“ соң мин, үч иткәндәй, киресенчә кылырга булдым.

      Инде күңелсез хәл турында ата-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: „Мәрзия белән аерылабыз бугай!“ – дип, өйгә хат яздым.

      Бу хәбәрне алуга, хәлемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыккан. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: „Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!“ – дигәндер… „Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!“ – дип тә уйлагандыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә. Күңелләре сизгән, белеп килгән икән. Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. „Менә әниең, борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш, дигәч, тагын килдем!“ – ди ул, акланган сыманрак. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, зыяны тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. „Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип, каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач булмый икән!“ – дип зарланды әти. „Ярар, хаҗәтебез беткәндер!“ – дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.

      Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсыйхәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:

      – Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! – диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча „әти“ дип, ягымлы итеп эндәшә иде… Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә, кызыксыну хисе сүрелә башлаган… Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы?

      – Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән