Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
нужа арттан куа, җил дә дими, буран да дими. Мин татарчаны да әти белән татар авылларында йөргәндә өйрәндем.

      Билгиз. Безнең авылдан кемнәрне беләсез?

      Миша. Умартачы Гыймайны хәтерлим. Аларга кереп кундык, бал ашатты. Ул хәзер исәндерме-юкмы, белмим.

      Билгиз. Исән, исән!.. Әле һаман да чүнниктә эшләп йөри.

      Миша. Ул әйбәт кеше, эшчән…

      Билгиз. Тагын кемнәрне беләсез?

      Миша. Тагынмы? Председатель Җәләйне.

      Билгиз (сорау биргәненә үкенеп). Тагын Җәләй…

      Миша. Җәләй – саран кеше. Безне, район үзәгенә кайтканда, атына да утыртмады. Кешелексез… Ә Гыймай – бөтенләй икенче кеше. Тәртип ярата… Мин үзем дә тәртипсез кешене хөрмәт итә алмыйм. Менә мондагы слесарь Зайцевны гына алыйк, ул бүген тагын эшкә соңга калган. Яшь кенә башы белән ничек шулай булырга кирәк инде?

      Билгиз. Яшьләрнең йокылары туймыйдыр.

      Миша. Иртәрәк ятсын. Мин утыз ел эшләп тә соңга калуның нәрсә икәнен белмәдем. Хәер, бер мәртәбә калдым. (Үзалдына көлемсери.) Урманга гөмбә җыярга киттем. Йөрим тегендә-монда сөйрәлеп. Кәрзин һаман да буш. Урманның түренә үк кердем. Берзаман килеп чыктым зур гына алан кырыена. Карыйм: агач төбе саен гөмбәләр, прәме мыжлаган. Гаҗәп инде. Әй җыям, әй җыям. Шулвакыт, кылт итеп, эшкә барасы искә төште. Ах, мәйтәм, соңга калдым бит. Ничә ел эшләп, гомердә булмаганны, дим. Курка калдым. Шул куркуымнан уянып китсәм, моның төш кенә икәненә сөенеп куйдым. (Көлә.)

      Билгиз. Төштә эшкә соңару исәпкә керми инде ул.

      Миша. Нишләтәсең, бу чыннан да булган хәл… (Сәгатенә карый.) Ярар, мин китим, бераз теге почмактагы егетләр белән домино сугып алыйм. (Китә.)

      Билгиз китабын ача, укырга күңеле тартмый, кире яба.

      Билгиз (нәтиҗә ясап). Миша абый – әйбәт кеше шул ул. Бүтән кеше, Җәләй кебек түгел… Аның әтисе биш малай үстергән, берсен дә, мәче баласыдай, цехка китереп адаштырмаган… (Урыныннан торып китә.)

      Бу вакыт, төш вакыты тәмамлануын белдереп, цех эче җанлана. Тук-тук чүкеч тавышлары ишетелә. Аннары тавышлар әкренәя барып, сәхнә караңгыланып кала.

      Икенче күренеш

      Юл чите, урман почмагы. Утын әзерләргә менгән Билгиз бер агач төбенә килеп утырган. Балтасы янәшәдәге төпкә чабылган.

      Билгиз (үз-үзенә). Их, дөньясы, дөньясы… Кемнәргәдер бу тормыш бик җиңел бирелә, аларга утынын да китереп бирәләр, сиңа үзеңә чиләнергә кала… Кышлыкка утынсыз калсам, Каравайда сатып алган «сыпушка»мда җилләр уйнаячак. Кечкенә кызым Сөмбелне туңдырырга ярамый. Ул сау-сәламәт үсәргә тиеш!.. Минем кебек ятимлекне сизми, нужаларсыз, кимсенүләрсез… Кеше алдында ким-хур булмасын!.. Хәер, байларга тиңләшеп, хан сарайлары корып булмаса да… Аларның үз мәнфәгатьләре, кирәксә, урмандагы соңгы агачны да кистертергә мөмкиннәр… Мунчалары да синең «сыпушка»ңнан яхшырак… Байларга тиңләшеп булмый. Хәер, безгә артыгы кирәкми дә. Юкса яшәүнең кызыгы калмас… Болай да үз-үзебезгә гаҗәпләнәбез, кайдадыр урман янып беткән, кайдадыр нәрсәнедер шартлатканнар, кемгәдер һөҗүм ясаганнар… Боларның күбесе шул гаделсезлекләрдән килә, байлыкларын бүлешә алмаудан, төрле низаглардан… Юкса һәркемнең кешечә