Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
ел минем сеңлемнең кызы керә алмады. Бухгалтерлыкка укымакчы иде. Елап кайткан…

      Билгиз. Узган ел мин дә конкурстан узмадым. Кичке мәктәпне тәмамлагач та кереп караган идем. Быел ничек булыр инде…

      Саҗидә (үзалдына). Уздырмыйлар шул… Кирәкле кешеләренеке уза… Бар да биргәнне көтә булыр… Монда слесарь булып эшләп, син аларга күпме бирә аласың? Аларга күп кирәк шул, күп… Идән себереп эшләгән акчага мин дә бирә аламмы? (Пауза.) Син соң укырга кая кермәкче буласың?

      Билгиз. Медицинскийга.

      Саҗидә. Врачлыкка барыргамыни исәбең?

      Билгиз. Әйе, шулайрак…

      Саҗидә. Ярый шул, монда тимер-томыр арасында тузан йотып йөргәнче. Тырышсаң булыр, боерган булса… Үзең кайсы якныкы? Бик яшьли заводка килеп кергәнсең, дим.

      Билгиз. Сабадан мин.

      Саҗидә. Ә, шулаймыни?.. Кайтканым бар ул якларга. Бер сеңлем шул районга тормышка чыкты. Өйләре Мишә буенда гына. Ике ел элек аякларым авыртып киткән ие. Гүпчим йөрмәс булдылар. Бүлнис юлын таптый-таптый җаным чыкты. Даруларының бер генә файдасы да тими генә бит. Әллә алдап та саталар инде. Аптырагач, ялымны июнь аенда алдым да киттем сеңлем авылына кайтып. Көн дә иртә-кич яңа сауган кәҗә сөте эчәм. Аннары иртә таңнан көннәр буе елга комында яланаяк йөрим… Әйтмәгәнем булсын, файдасы тиде шуның, Ходайның рәхмәте, менә пенсиягә чыксам да, бер көйгә эшләп йөрим әле. Акчасын да ару гына түлиләр. Бәйрәмнәрдә бүләкләреннән дә калдырмыйлар, шөкер анысы. Эшләсәң ярый, йөреп торгач, аяклар да язылып китә.

      Билгиз. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит.

      Саҗидә. Шулай шул… Мин әйтәм, авыл балалары ялкау түгел, эшкә тырышлар. Барысы да димим. Бар шундыйлар, шәһәрдә үсәләр дә, озын чәчләрен туздырып, цехтан цехка әрле-бирле газировка суы эзләп йөрүдән башлары чыкмый. Тәмле яраталар, үзләре эштән бизгәннәр. Эштә гамьнәре юк, безнең вакытта йөреп кара идең шулай… Нәчәлствоның күзенә генә карап тора идек, хәзергеләрне тыңлата алмый гаҗиз буласың. Үзләре, эш рәте белмәсәләр дә, акча сорый беләләр…

      Билгиз. Акчаны кем яратмый?..

      Саҗидә. Аны нәчәлство күбрәк ярата төшә инде… Дөньяның кендеге акчага бөрешкән, диләр. Без дә шул, акча булмасмы дия-дия, тураймас санны өстерәп йөргән көн… (Кузгалып.) Ай Алла, теге почмакны гына себереп бетерим инде. (Себеркесен алып китә.)

      Билгиз (үзалдына). Чандыр гына булса да, гел кыймыл-кыймыл эшләп йөргән көне Саҗидә апаның. Кыйммәтчелек булгач, аның да акчасы җитмидер шул… (Китабын ачып укый башлый.)

      Шулвакыт, Саҗидә себеренгән почмактагы тимер-томыр арасына кереп адашкан бер мәче баласы, рәнҗүле аваз салып, кычкырып-кычкырып куя.

      (Билгиз китабын укый алмый кире яба. Үзалдына.) Шул соры мәче баласын цехка кем китереп адаштырды икән? Бүген тимер-томыр арасыннан да чыга алмый. Әллә кысылган инде? Әллә берәрсе тибеп җибәргән? Куркуыннан чыкмыймы? Башка көнне йончыган кыяфәттә килеп чыга иде дә, гүя адаштырган кешесенә рәнҗү белдергәндәй, йөрәк өзгеч аваз сала иде. Сөт сорап йөгереп килә. Контролёр кыз Әнисә слесарь егетләрдән калган