Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
Әйдә, киттек!..

      Билгиз. Кая?

      Рафис (болын ягына ишарәләп). Әнә тегеләрне күрәсеңме? Тауга җитәкләшеп менеп баралар.

      Билгиз (карап). Кемнәр ул?

      Рафис. Берсе – Гөлүсә, икенчесе – Зәбидә.

      Билгиз. Зәбидә?

      Рафис. Әйе, Зәбидә. Сирень чәчәге төсендә күлмәк кигәне. Киттек артларыннан…

      Билгиз (уңайсызланып). Көпә-көндез парлашып йөрү килешеп бетмәс.

      Рафис. Әй, булмаганны. Безнең тау – менә дигән аулак җир, анда куаклар арасында сине кем күреп, кем тикшереп тора.

      Китәләр. Зәбидә белән Гөлүсәне куып җитәләр.

      Рафис (ачык йөз күрсәтеп). Кызлар! Бәйрәм белән котлыйм үзегезне. (Артына яшергән кыр чәчәкләрен күрсәтә.) Мин бу чәчәкләрне махсус сезнең өчен үз бакчамда су сибеп үстердем. (Чәчәкләрен Гөлүсәгә бирә.)

      Гөлүсә (көлеп). Әй такылдык та инде син, Рафис. Шул телең булмаса, күптән карга күтәреп алып китәр иде үзеңне.

      Рафис. Тилгән, диген. Бәбкә саклаганда, тилгән дә алып китә алмады мине. Бәбкәне алып китте.

      Көлешәләр.

      Гөлүсә. Бәбкә сакламыйча җебеп утыргансың.

      Рафис. Җебеп түгел, сине уйлап утырган идем, Гөлүсә.

      Гөлүсә. Мине? (Көлә.)

      Рафис. Сине шул…

      Гөлүсә. Алайса, дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмаячак икән.

      Рафис. Әйе шул. Мин сине иң бәхетле кеше итәм.

      Гөлүсә (көлеп). И-и, такылдадың инде…

      Рафис. Бәйрәм бит… Шушы Сабан туе булмаса, мин үзем дә, Гөлүсә белән таныша алмый, ялгыз ата каздай каңгырып йөрер идем, билләһи…

      Гөлүсә шаяртып, кит әле моннан дигәндәй, Рафисның җилкәсенә шапылдатып ала.

      Нишлисең син, әй… Калак сөяген сындыра яздың бит.

      Гөлүсә. Сынса… Киләсе Сабан туена кадәр төзәлер әле.

      Рафис. Йә, йә, бетте… Тәртипле генә булам…

      Тауга күтәрелгәч, борылып, Үзәнле авылын күзәтәләр.

      Гөлүсә. Матур да инде безнең авыл.

      Рафис. Тау астыннан чишмәләре агып чыга… Тау астына түбәнгәрәк төшкәч, анда тагын ниләр бар икән?

      Гөлүсә. Таштан башка чуртым булсынмыни? Әнә ташыннан дуңгыз фермасы салдырдылар ич…

      Рафис. Алай димә, Гөлүсә. Әнә Шөгер дигән якта нефть тапканнар бит.

      Гөлүсә. Булса, бездә дә табарлар иде.

      Рафис. Ярар, синеңчә булсын… (Сүзне икенчегә бора.) Беләсезме, узган ел Торна күлендәге суның җиргә убылып агып киткән тишеге һаман йомылып бетмәгән әле. Кая киткән дип беләсез аның суы? Дөньяда җир астыннан агучы елгалар бар икән. Менә шул елгага кушылып агып киткән дә инде ул. Андый елгалар диңгез, океаннарга барып чыга. Без Торна күленең шулай агып китәсен алдан белгән булсакмы? Менә нишли ала идек.

      Гөлүсә. Нәрсә эшлисең, хыялый?

      Рафис. Буш шешә алып, аның эченә хат язып тыга идек. Хатны «Без нефтьле Татарстан иленнән!..» дип язып китә идек тә аннары, үзебезнең Үзәнле авылы егетләре-кызлары икәнебезне белдереп, исемнәребезне тулысы белән язып чыга идек. (Бармакларын бөгеп саный.) Билгиз Сәлахов, мин – Рафис Саттаров, Зәбидә Исламова, Гөлүсә Галләмова һәм дә Ленар Ишкәев… Тукта,