басалар, синең моңа кәефең кырыла. Хәер, хикмәт акчада гынамыни. Иң мөһиме: тормышка карашың үзгәреп китте синең. Өйләнгәч, кызың Зөлфия тугач… тормышың катлаулана баруын тойдың. Тегесе дә, монысы да кирәкне синнән алдарак кара күзле, кара чәчле Хәнияң сизде. Аның тормышка мөнәсәбәте үзгәрәк. Ул – шәһәр кызы. Асфальт таптап үскән. Матур киенергә, тәмле ашарга ярата. Машиналы, стенкалы кешеләргә соклана, офтана. Янәсе, син дә ир кеше, җитмәсә, инженер!.. Дөрес, кем генә яхшырак яшәргә омтылмый?! Чама белү, барына канәгать булу кая ул?! «Булыр әле» дип, аны юатырга телисең дә… гел барып чыкмый, янә сүз «кирәк»кә килеп тоташа. Кичә тагын: «Шушы стенага бер келәм дә алып куя алмыйбыз!» – дигән сүз ычкынды. Һәм син тыныч булып кара шуннан! Гомумән, сиңа тынычлык хас түгел. Борчулы уйларың бер ноктага җыела да җаныңны өтәли башлый. Юкса кулыңдагы карандашыңны сызымнар өстенә атып-атып бәрмәс идең. Баш очыңда хәзергедәй әле бер, әле икенче сорау эленеп калмас иде. Нишләргә? Кая китәргә? Кем булып? Бу сорауларга җавапны кичә син өлешчә ачыклаган идең. Берләшмә директорының конференцияләр залында производствога яңа техниканы тизрәк кертү уңаеннан ясаган чыгышын тыңлаганнан соң. Ул, шактый гына сөйләгәч, бер уңайдан болай диде: «Мин үзем кайбер сәләтле инженерларның турыдан-туры производствога күчеп эшләүләрен теләр идем. Бу – бик мөһим! Безгә план үтәүдә эшкә кыю алынган, белемле мастерлар, группа җитәкчеләре, цех начальниклары бик кирәк… Без производствода эшләүче иптәшләрнең шәхси интересларына, торак шартларына беренче чиратта игътибар итәчәкбез…»
Бу сүзләр үз чиратында сиңа этәргеч ясады. Инженер булсаң да, торак шартың мактанырлык түгел. Ундүрт квадратлы бүлмә. Ул да сиксәненче еллар азагына кадәр яшәп калган барактан. Тар бүлмә сине кыса. Конструкторлык эшендә күңел биреп эшләргә ирек бирми. Хәнияң исә үзен читлеккә ябылган кош сыман хис итә. «Кайчан аласың инде квартир, шушындый зур заводта квартир ничек булмасын, сорамагач, йөрмәгәч…» Кияүгә чыккач, бәби дә бүләк иткәч, үзгәрә шул алар… Әйтер сүзләрен маңгаеңа терәп чәпи…
Ниһаять, менә син эшеңнән китәргә дигән карарга килдең, элек эшләгән цехка өлкән мастер булып. Анда сине ниләр көтә, нинди язмыш сагалый – әлегә билгесез. Әйе, бәлки, дөрес уйлыйсыңдыр. Ни булса да, син күрәчәкне бүтән күрмәс. Гомер юлында очраган кыенлыкларны җиңеп бару, – нинди генә газап булса да, татлы газап! Курыкма һәм югалып калмаска тырыш!..»
Ринат өстәл тартмасын ачты, ак кәгазь чыгарып, цехка күчү теләген белдергән гариза язарга кереште.
2
Аны өлкән мастер итеп реверс группасына билгеләделәр.
Самолёт моторындагы реверс хезмәтен ул институтта укыган елларда, очар кошларның, каядыр төшеп кунар алдыннан, тизлекләрен киметер өчен, һава каршылыгы ясап каерылган канатларына тиңли иде. Хәзер реверсның һәр деталь-узелын җыеп тапшыру мәшәкатьләре, эшенә барса да, хезмәтеннән кайтса да, һич исеннән чыкмый.
Ул, төп гамәленә вакыты чикләнә төшүенә карамастан, соңгы көннәрдә шактый зур