Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
килсәләр… Бәлки, котылырлар да.

      – Тәүбәгә килмиләр бит. Үлгәнен дә белмичә, шашынган нәфесләрен чикли алмыйлар. Кая карама казна убырлары белән дөнья тулган. Азындылар. Бүгенге көннәре белән генә яшәргә гадәтләнгәннәр. Болай дөнья акылдан язмас микән?

      – Дөньяны акылдан яздырмас өчен адәмнәрдәге аң дәрәҗәсен үстерү кирәк, – диде Аксакал, үз нәтиҗәсенә килеп, һәм сорады: – Ә нигә сине «скандальный» диләр?

      – Безнең татарда «туры әйткән туганына да ярамый» дигән әйтем бар. Туры әйткәнне кем яратсын?

      – Ишетеп беләм андый әйтемне.

      – Әллә сез чын татармы?

      – Татар. Күп телләрне беләм.

      Әсгать, бу хәбәрдән куана төшеп, кыска буен үстерергә теләгәндәй калкынып алды һәм фикерен дәвам итте:

      – Безнең заводта полиэтилен, пластик материаллар да җитештерәләр. Бер куллангач, аларны кабат эшкәртмиләр, чүплекләргә ташлыйлар. Бер караганда, «алтын»ны чүплеккә күмәбез. Мондый хәлнең шаһиты булганым бар. «Тыгылма!» – диләр. Хатын да мине шулай дип сүгә. «Нәрсә, дөньяны үзгәртмәкче буласыңмы әллә?» – ди. Башыңа җитмәсеннәр, дип тә куркыта. Ходайга тапшырган, миллиардларым юк… Шулай да җир өстен төрле әйберләр, пластик пакетлар, полиэтилен капчыклар белән чүпләүгә риза түгел. Зуррак бер шәһәрдә генә дә ел саен йөз тоннага якын пластик пакет сарыф ителә. Аларның нибары өчтән бере генә полигоннарга күмәр өчен җыела. Чөнки алар бөтенләй диярлек таркалмый, әйләнә-тирәбезгә, кеше сәламәтлегенә зыян китерә. Кабат эшкәртелмиләр… Янәсе, чүплекне эшкәртү табыш китерми. Ә зыянын исәпкә алучы юк. Радиоактив каберлекләр турында әйтмим дә инде. Син дәшмә, күрмә!..

      Әсгать фикерләре чуалудан чигәләрен җыерып алды. Ул «Җир кешесе җиргә хуҗа булырга тиештер бит?» дип сорамакчы иде, аннары төп максатына кайтып болай диде:

      – Баш өсте! Ишетеп белүемчә, сез бик мөһим Байкал күлен саклап калырга, Җир шарын савыктырырга дип изге миссия белән бирегә килгәнсез. Рәхмәт. Зарлансам да, мин дә бит суга дип килгән идем. Астма чире белән газап чигәм. Суыгызны дару урынына гына тотар идем.

      Аксакал ярдәмчесенә «Бирегез!» дигән мәгънәне аңлатып ым какты һәм, ял итеп аласын искәртеп, бүтән кешеләрне кабул итми торырга боерды.

      Әсгать чыгып китүгә, Хәлим дә аның артыннан калмаска тырышып юл тотты. Озын-озын чиратларга баскан халык арасыннан бара-бара, ул Әсгатьне күздән үк югалтты. «Әсгать, Әсгать!» – дип кычкырып та карады, һәм ул шулвакыт бастырылып йоклаган җиреннән кычкырган тавышына уянып китте. Торып караса, алдында шул ук чүплек тавы, артыннан комачтай кызарып кояш күтәрелеп килә. Яңа көн туа. Әбүш әле күрше караватта гырлап йоклый. Кичтән чүп ташу машинасында алып кайтырга дип, фанердыр, ишек-мазарларны җыештырып куйган иде. Шул бакча төзелешенә диптер инде.

      Чүп тавына карап калган Хәлим сыкрану кичерде: «Әй Җир-ана! Бу чүплек тавын, адәмнәрнең гөнаһлы эшләрен җилкәңдә күтәреп тору сине бик сыкрандырадыр, бу газаплардан ничек котылырга белми яшерен күз яшьләреңне түгәсеңдер… Ни кызганыч, ярдәм генә