Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03424-1, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
Ул, акыл ияседәй, төскә җитди, кашлары калку. Әйтерсең күктән төшкән олуг илче. Менә ул ярдәмчесенә чираттагы кешене янына кертергә ишарәләп ым какты:

      – Керсен! – диде.

      Ишектән озынчарак, кырык биш яшьләр тирәсендәге бер гаярь генә ир килеп керде. Ул кызыл галстуктан, ялтыравыклы ботинкалар кигән. Буй-сыны төз, спортчыларныкыннан ким түгел. Кыяфәт көр, ни җитте кеше генә түгеллеге әллә каян күренеп тора.

      – Тыңлыйм! – диде хуҗа һәм тынып калды.

      – Галиҗәнап әфәнде! – диде кызыл галстуклы зат, итагать сакларга тырышкандай, сүзләрен турыдан бәреп, башта үзе белән таныштырудан башлады: – Мин Бочкарёв Анатолий Васильевич дигән кеше булам. Күп еллар алтын приискаларында да, кыйммәтле җәүһәр ташлар чыгару комбинатында да эшләдем. Мохтаҗлык кичермәдем… Сезнең янга да үземнең шәхси самолётымда очып килдем. Хәзер яшәвем Израильдә…

      Аксакал, аның сүзен бүлдереп:

      – Элек кайда яшәгән идегез? – диде.

      – Россиядә, Себердә тордым. Йортларым анда да, монда да җитешкән. Байлыгым да җитәрлек анысы. Тик менә эчәргә яраклы су кытлыгы килеп чыкты. Гозерем…

      – Аңлашылды, – диде Аксакал, мәгънәле генә ишарә ясап һәм тәхетендә калкына төшеп өстәде: – Димәк, сез зур гына бизнесмен да булган икәнсез…

      Бочкарёв, хуҗа сүзләреннән нәтиҗә ясап, бу нәрсәгәдер ишарә ясый, ахры, дип уйлады да сүзен янә үз байлыгыннан башлады.

      – Алтыннарым да күп, әле үзем белән дә алып килдем, – диде ул. – Калдырып та китә алам. Миңа тик күбрәк су, су бирсәгез иде. Сусызлыктан гаиләм чирли, аллергия белән газап чигә…

      Бизнесмен Бочкарёвның, гадәтенчә байлыкка табынып, шактый күтәренке рухта сөйләгән әлеге сүзләре хуҗаның чыраен сыттырды. Күрәсең, ул адәмнәрнең төс-кыяфәтләреннән генә түгел, тавышларыннан ук холык-фигыльләрен төгәл аера белә. Сынаулы карашын ташлап сорады.

      – Алтын – байлыкмы ул? – диде.

      – Байлык! – диде адәми зат, гаҗәпкә калып. – Ничек байлык булмасын?! Без гомер-гомергә алтыннарга, акча-валюталарга табынып яшәдек. Җирдәге илләр, кешеләр белән дә акча идарә итә…

      Аксакал ризасыз гына көрсенде.

      – Сезнеңчә, илдәге коррупция дигәннәрен дә шул акчага табыну тудырдымы? – диде.

      Әлеге ишарәле сораудан бизнесмен тукталып, сагаеп калды.

      Тыныч кына утыра биргән Аксакал кичергән уйлар, гәрчә алар кызыл галстуклы Бочкарёвка барып җитмәсә дә, күңеленнән болай яңгырап узды: «Ул коррупция дигәннәрен дә сезнең ише байлыкка табынган эшмәкәрләр уйлап чыгарды. Күбрәк табыш, керем артыннан куа-куа… Эшчеләрегезгә хезмәт хакы җан асрарлык кына калды. Байлыклар эзләп казылган, актарылган җирләрегез бозылып, чокыр-чакырга әйләнде. Алтын-көмешләрегезне юдырткан чиста сулар кире елгаларга әйләнеп кайтканда пычранды, һәм туфрак структурасы бозылды. Табигатьне рәнҗеттек. Хәзер җиребез өстенә хәвеф килгәч, су, су кирәк булды… Әй адәми зат, сиңа ни дип әйтим соң? Югыйсә Ходай сиңа да баш биргән, акыл иңдергән. Зиһенеңне бер якка гына авыштырып,