– Исәнмесез! – диде ул, керә-керешкә, түрдә өстәл артында утырган калку гәүдәле, киңчә яңаклы, әле үз урынында эшләп торган директорга кулын сузып. – Хәбир Әхмәтҗанов булам.
– Яхшы, – диде директор, көрәктәй кулын сузып һәм торып басты. – Мин Газиз Раифович булам, беләсез булыр, бирегә белми генә килмәгәнсездер инде.
– Беләм, беләм, – диде Хәбир, янәшәдәге урындыкка утырып һәм сүзен нинди максат белән килүеннән башлады: – Эш болай тора бит, Газиз Раифович, минем бирегә килүем юкка гына түгел. Бәлки, чамалыйсыздадыр.
– Юк, әлегә чамаламыйм… – диде Газиз, җавап көтеп.
– Мине биредәге «Наратлык» санаториена директор итеп җибәрделәр.
– Минем урынгамы? – диде Газиз, гаҗәпкә калып. – Алай икән… Көтмәгән идем.
– Бу санаторий хәзер үз биләмәләре белән газ җәмгыяте оешмасы карамагына күчте. – Хәбир папкасыннан рәсми кәгазьләрен чыгарды. – Менә документлары, куллар куелган, шеф Риф Хаевич имзасы белән дә имзаланган.
Директор Газизнең киңчә яңаклары җәелә төшеп, аны сагайтып калдырды. Ул кулына алган кәгазьләргә җентекләп күз салды. Хикмәт нәрсәдә икәнен аңлагач, рухын төшерми генә сорады:
– Шуннан? – диде
– Шуннан шул, минем тәкъдим болай: санаторий директоры урынбасары булып каласызмы? Бергә-бергә эшләп китәрбез…
Әлеге сорау Газизнең калын кашларын чөеп-чөеп алды. Ул, күп еллар җитәкчелектә эшләгән тәҗрибәсеннән чыгып, кемнең нәрсәгә сәләтлелеген йөз-кыяфәтеннән дә чамалый, сиземли белә. Каршында буе үзеннән шактый кайтыш, көдрә чәчле Хәбиргә, син нәрсә дигәндәй, карап-карап алды. Үзен түбәнсетү итеп сизеп гарьләнде. Аннан, көттереп, болай диде:
– Минем «зам» булып эшләгән юк бит…
Хәбир аның сүзен уенга алды.
– Шаяртмагыз инде, – диде, көлемсерәп.
– Мин дөресен әйтәм, – диде Газиз, җитдилеген саклап.
– Ничәмә-ничә еллар директор булып эшләгән кеше ничек «зам» эшен башкара алмасын? Булмаганны…
Газиз Хәбирне ошатып бетерә алмады, ул үз фикерендә калды.
– Чынлап шулай… – диде.
– Уйлагыз әле сез, уйлагыз…
Хәбир соңгы сүзен шулай дип әйтте дә, объектларны барлап, күзәтеп чыгарга кирәклеген уйлап, бүлмәдән чыгып китте.
Көтелмәгән хәлдән соң өстәл артында утырып калган Газиз уйга калды: «Бу түрәләрне дә әйтер идем, маена чыдаша алмый, чыгырларыннан чыгалар, – дип фаразлады ул. – Кыланып та карыйлар инде. Тегесен дә үзләштер, монысын да. Башкача ярамый! Имеш, көчленеке замана. Байларны һаман акча шашындыра. Психологияләре шуңа корылган. Үзләренә ни кылансалар да ярый дип уйлыйлар… Булды бит инде, булды, мәкерлелек белән булса да, кемнәргәдер объектларны юнь бәягә сатып алулар, хосусыйлаштырулар. Янәсе, яшел юл ачылганда, үз кирәгеңне эшләп кал, булганны таратып булса да. Күпме гөрләп эшләп торган социаль объектларның инде тузан сарган ватык-җимерек