Мулла кешегә хөрмәт зур иде алар өендә. Хәйдәргали ага Нуриәхмәт хәзрәтне болдырга ук чыгып, ике кулын сузып каршы алды. Өс-башын салырга булышкач, сәкегә утырып дога кылдылар, хәл-әхвәл белештеләр. Аннан йорт хуҗасы, өйдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелерлек итеп, үзенең хәзрәт белән бик җитди мәсьәлә буенча киңәшәсе барлыгын игълан кылды. «Без түр бүлмәгә узабыз, ишек ябык торсын, кереп-чыгып йөрмәгез», – дигән сүз иде бу.
– Ярар, ярар, балалар бу якта булыр… – дип, тәртип өчен җаваплылыкны әниләре үз өстенә алды. – Хәзер самавырны гына кертеп куям да…
Түр якның такта белән бүленеп алынган иң аулак почмагына узды ир-атлар. Шулай иткәндә генә тыныч булыр, чөнки өйдә бала-чага күп.
Кайнар коймак белән юкә балы кабып, чәй эчтеләр элек. Хәйдәргали әле сүз башларга ашыкмады. Хәзрәт булып ул да аның ни диярен бер түземлек белән көтте. Чөнки хуҗа кеше – юк сүзне бар итеп утыра торган адәм түгел, бигүк диндар булмаса да, белеп сөйләшә торган, укымышлы зат.
– Йә Хәйдәргали-кем, – дип, Нуриәхмәт хәзрәт үзенең тыңларга әзер икәнлеген белдереп хәбәр салды, ниһаять.
– Хәзрәт, мин сезне бик олы борчуым, дөресрәге, икебезгә дә бер дәрәҗәдә мөнәсәбәте булган вакыйга уңае белән чакырдым бит әле, – дип, ипләп кенә, әмма ниндидер бер ныклык белән сүз башлады Хәйдәргали.
– Әйе, әйе, – диде җитмеш яшьлек хәзрәт. – Без бит – туганнан туган кешеләр, өченче канат булсак та, якын кардәшләр. Беребезнең бакчасына төшкән борчу икенчебезне читләтеп узмас. Туганнар бит, бәрәкалла.
– Ярар, хәзрәт, туганлык хакында сөйләшү кайгысы түгел әле миндә, – дип, ипләп сөйләшергә әзерләнгән картның башына суккандай итте Хәйдәргали. – Шәҗәрәбездәге үрмәкүч челтәрен башка вакытта барларбыз, боерган булса.
Нуриәхмәт хәзрәткә бу ошамады, нәсел-нәсәбә җебен яхшы белгәнгә күрә искәртергә кирәк тапты:
– Алай димә, Хәйдәргали энем, без синең белән якын туганнар. Синең атаң Хаҗимөхәммәт белән минем әтием Хаҗиәхмәт – бер ата балалары, бабабыз Зөбәернең нәсел тамырын дәвам иткән ике бөртек олан. Ә Зөбәер исә – Солтангали улы. Кул селтәргә ярамый алай, син бит укымышлы кеше…
– Әйе, әйе, – дип кабатлады Хәйдәргали. Үз хатасын аңлап, ахрысы, башка карышмады.
– Бер-береңә сыенып яшәгәндә, иншалла, һәммәсе дә имин булыр, Хәйдәргали.
Әмма Хәйдәргали әйләнеп-урап сөйләшергә күнекмәгән, һаман үзенекен итте:
– Алай гына булса икән, хәзрәт. Бу сүз синең улың Мәхмүт белән минем Мирсәеткә кагылышлы. Үзең беләсең, Мәхмүт – җиткән егет, Уралны аркылыдан-буйга йөргән, күп кешеләр белән белешкән, күп шәһәрләр күргән кеше.
– Алланың биргәненә шөкер, шулай-шулай, – дип, бер канәгатьлек белән тыңлый иде хәзрәт үзенең төпчек улы турында сөйләгәннәрне. – Тукта әле,