– Өлкәннәр сөйләшкәндә качып тыңлап торуны китап хупламый анысы, – диде ул иң элек. – Әмма дә ләкин тыңлаучының максатын ачыклау лазем диелгән. Яхшы максаттан тыңлыймы ул, бер-бер яман ният беләнме?.. Бу очракта Мирсәетнең тыңлап торуында яманлык күрмим мин үзем… Китапта тагы «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән сүзләр дә бар. Шунысын да дикъкатькә алганда, мин уйлыйм, Хәйдәргали туганым: оланның гаебе зур түгел… Ите синеке, сөяге минеке дигәндәй, син әти кеше, үзең белә торгансыңдыр инде. Малай синеке…
Хәзрәт сүзләреннәнме, әтисе мөлаем елмаеп куйды. Мирсәетнең күңеленә җылы иңде, димәк, җәза куркыныч булмаячак.
– Бүтән алай өлкәннәр сүзен тыңлап йөри торган булма, – диде ул, кинәт кырысланган атлы булып һәм улының колагын борып куйды. Авырттырып бормады тагы үзе…
– Ярар, – диде Мирсәет, үзенең гаебен танып.
– Патшага каршы баш күтәрергә ярыймы дип тинтерәтмәссеңме инде бүтән?! – диде әтисе. – Кара аны!.. Бар, урамда кар явып тора әнә, капка төпләрен көрәп кер. Хәзрәт чыгуга чистарып торсын, – дип, яратып кына уч төбе белән артына сугып куйгандай итте.
Ишегалдын һәм капка төпләрен көрәп кенә калмады Мирсәет, себереп үк куйды. Нуриәхмәт хәзрәтнең гыйлемле һәм хак кеше булуын ишетеп белә иде, бүген ул шуңа үзе дә ышанды. Нуриәхмәт хәзрәт белән әтисе арасындагы сөйләшү хәйран калдырган, тирән уйга салган иде аны. Хак эш белән шөгыльләнә икән ләбаса. Олыгаеп, җитдиләнеп киткәндәй, бер башка үскән сыман хис итте ул үзен.
Әмма, эшен тәмамласа да, өйгә керергә ашыкмады. Нуриәхмәт хәзрәтне шушында, капка төбендә, тагы бер мәртәбә очратасы килә иде аның. Бәлки, бер-бер җылы сүз әйтер, аркасыннан сөяр: «Уңган егет икәнсең», – дияр. Шуңа тырыша бит Мирсәет. Җай чыкса, хәзрәткә әзерләп куелган сораулары да бар аның.
Соң гына, озак көттереп кенә чыктылар өйдән. Хуҗа кеше буларак, әтисе Нуриәхмәт хәзрәтне озата чыкты.
– Бәрәкалла, бәрәкалла… Менә ич безнең егетебез эшкә дә бик әвәс икән, – дип, чыга-чыгышка Мирсәетнең тырышлыгын игътибарга алды ул.
Малай борынын тартып куйды. Башын түбән иеп, кыенсынып торды, карашын кая юнәлтергә белмәде. Ул арада әтисе, олы кунакка рәхмәтләрен әйтеп, хәзрәт исә үз чиратында хәер-дога кылып хушлашырга да керештеләр.
– Бар, улым, хәзрәтне озатып кайт, булмаса, – дип әйтмәсенме шунда әтисе. Бер килсә килә бит ул бәхет.
Дәшми бардылар бертын. Малай дулкынланудан кулларын куяр урын тапмады. Хәзрәт йөткеренгәләп атлады.
– Йә, – диде ул бераздан, үзе ярдәмгә килеп. – Бер-бер соравың юкмы соң, Мирсәет? Барчасы да аңлашылдымы инде?..
– Аңлашылды, хәзрәт, мең рәхмәтләр үзегезгә, – диде малай, югалып калмады. – Тик менә бер сүзегез аңлашылмады, хәзрәт. Шуны аңлатып бирә алмассызмы?
– Йә, әйт: нинди сүз булды икән ул?
– «Сират күпере» дидегез, хәзрәт. Гомер кичү сират күпере аша чыгуга тиң дидегез…
Адымнарын сирәкләндерә төште хәзрәт һәм янәшәсеннән кыюсыз гына атлап барган малайны аркасыннан йомшак кына сөеп