Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
игътибарларын реакцион- утопик һәм зарарлы коммунистик идеологияне ныгыту, тамырландыру исеменә, якын үткәндәге олы казанышларны җимереп, туздырып, «буржуаз» дип әдәбияттан чыгарып ташлау максатына юнәлдерәләр. Традицияләрне файдалану, үстерү юлына йөз тоткан чын талантларны әдәбиятка якын җибәрмиләр. Конъюнктурага таянып, юклы-барлы ядтан бикләгән сәләтләренә «коммунистик», чын «советчыл» кәгазе ябыштырып, ялганны, алдашуны универсаль ачкычка әйләндереп, әдәбиятны үзәк хөкүмәт (административ-ресурс) ярдәмендә үз монополияләренә алалар, үзләре ярым яшерен әрсезләр бердәмлегенә укмашалар. Мондый куертылган, укмаштырылган «күмәк» тырышлыклар нәтиҗәсез калмый. Монополияне үз кулларына алган юньсезләрнең әвәләгән әдәбияты да шул караңгылык әдәбияты дәрәҗәсенә төшеп кала. Ул әдәбият, кайсы заман, кайсы дәвер булмасын, хыялый, ясалма, алдакчы идеология әзерләргә, авторитар, тоталитар сәяси режим эш сөймәс, сәләт сөймәс кап-йотларны гына тәрбияли ала. Андый продукция һичкайчан, хәтта Сталин тоталитарлыгының үзе өчен дә, затлы димик тә инде, кирәкле, файдалы нәрсә түгел. Юлбасар күсәген юлбасарларга атап әзерләп кую ни дәрәҗәдә иҗтимагый-социаль, сәяси «зарури» нәрсә булса, совет режимында монополь хокукка ия булган рәсми әдәбият әһәмияте һәм зарурлыгы да нәкъ шул дәрәҗәдә. Кыскасы, киләчәк заман ил халкының кодын хәтта бозган бу йөз елга якын вакытны кара һәм золмәт гасыры дип санаячак. Күрәсең, ерак үткәннәрдәге язма мирас, мәктәп-мәдрәсәләр, күренекле остазлары, галим-голямаларның исемнәре, мираслары сакланмаган золмәт гасырларыннан бернинди мәдәни билге сакланып калмавы да, бәлки, ул заманнар мәдәниятенең үз көннәре конъюнктурасыннан югары чыгарлык рухи көч табалмавы белән дә аңлатыла торгандыр. Андый «золмәт гасыры» караңгылык, җәһәннәм чокырлары шул гасырда әзерләнгән идеологик продукцияләрне йоту, юкка чыгару белән бергә, совет режимына охшап, үзләреннән алдагы яктылык гасырлары җитештергән рухи хәзинәләрне, аның традицияләрен юкка чыгарып китү эшен дә истән чыгармаганнардыр. Әнә бит совет идеологиясе үзләреннән элеккеге мәдәният җәүһәрләрен мәгърифәтлелек, фәннилек заманы дип тормаган… Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән әйткәндә, таш коймалар артына яшереп оныттырырга, җуярга мәш килеп яшәгән режимнар:

      Елгаларны бүлеп була,

      Бүлеп була тауларны,

      Үткәннәрне ташлар белән

      Бүлеп куеп буламы?!

      XX гасыр башы мәдәни яңаруының инерция көче тәэсире булгандырмы, югарыда билгеләнгән, тыйнак булса да, мәгариф системасындагы җанлылык галәмәте тамгасыдырмы, совет режимының башлангыч ун-унбиш елында – 20 нче елларда – Такташ, Туфан кебек зур талантлар, күсәкләүләр бураны астында булса да, совет җирлегендә чын шигърият орлыклары тамырландыра алдылар. X. Туфан, төрмәләр, үлем җәзасы, янаулар, сөргеннәр ышыгына сыенып, бу эшчәнлеген хәтта 80 нче елларга кадәр дәвам иттерә алды. Әлеге шагыйрьләрнең чыдамлылыклары, тырышлыклары