Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Масгуд Гайнутдин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02769-4
Скачать книгу
үзенчәлекләре дә аның шул характердагы күренеш икәненә дәлил була ала. Ул көндәлек яшәешнең, реаль тормышның үзеннән үсеп чыккан, аның үзенең чагылышы булганын хәтерләткән күренеш түгел (хәтта күбрәк башка халыклардан алынган нәрсә итеп эшләнә). Тотрыклы, өзлексез яшәеш – процесс сурәтен саклауга әһәмият бирми. Өзек-өзек, очраклы ялкынланулар чылбырын хәтерләтә. Барлык кулланган сюжетлары «гадәтидән» читләшү (аерылу) аша күренекле нәтиҗәләргә ирешүгә генә корыла кебек. Ягъкуб пәйгамбәр балаларының начар гадәтләре затлылык юлында калган Йосыфның әрнүле, фаҗигале киеренке хәлләр – сынаулар аша үтеп, булдыклылык күрсәтеп, «агалары максатын нәтиҗәсезләндерә, төзәтә, үзгәрү юлына чыгара («Кыйссаи Йосыф», 1212). Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия»се… Пәйгамбәрләр заманында гадәти тормышта халыкның, аңсызлык күрсәтеп, әхлакый тирән ялгышлыклар упкынына юлыгуы. Мондый һәлакәтле бозыклыклардан читләшкән пәйгамбәрнең Аллаһының рәхмәте, ярдәме белән бу гадәтсезлекләрдән арындыруы сюжетына корылган. Татар әдәбиятында барлык күренекле әсәрләрнең шул ук калыпка салынганын күрсәтеп чыгып булыр иде.

      Гасырлар дәвамында бетмәс-төкәнмәс чикләүләр шартларында гына яшәргә мәҗбүр ителгән татар җәмгыятендә әдәбият бердәнбер иҗтимагый хәрәкәт механизмы рәвешенә кереп яши. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар, хәзәр-болгарлар заманыннан Төньяк белән Көньяк мех сәүдәсе монополиясен кулларында тоткан би ирләр җәмгыятенең сәяси-административ хәяты (илнең кәсебе буенча) Кара диңгез буе Дала сәяси берләшмәләре белән тыгыз берлеккә кереп яшәргә мәҗбүр була. Далада бәҗәнәк (печенег), кыпчак бердәмлекләренең элементарлашуы, төбәк исламлашуының цивилизацияләрендә югарыда аталган форматтагы әдәби «орлыклану» процессы башлана. Төньяк-Көньяк мех сәүдәсе монополиясе шул нигездә барлыкка килгән халыкның сәяси-административ аерымлыгы абсолютлыгы интернациональләшү ягына сыгылмалы деформацияләнүе һәм илнең иртә һәм бик тиз гомерле (дәвамлы) яшәүчәнлек эзенә тартылуы, төбәктә тамырланган төп этнос тарихының да яшәүчән көч чыганагына әйләнә. Бу аны тарихи (Биармия, Алтын Урда) һәм мәдәни цивилизацион үсү сәләте ягыннан төбәк халыклары масштабында аерым алдынгы сызыкка чыгара. Өч көч чыганагының икесенә югарыда берникадәр кагылдык. Халык тарихында күренекле урын тоткан исламлашу үзенчәлекләренә тагын күз салып үтик. В. Путениковның «Тайны Аркаима» дигән китабында мәшһүр Аркаим тирәсендәге борынгы шәһәрләр иле турында Урал ары ягыннан Фарсы култыгынача су юлы (картасы[16]), Урал (Репей, Рефей) таулары регионында яшәгән Геродот китабында «плешивые» («аргипарий») һәм «исседоны» («златолюбивые»[17]) дип аталган борынгы халыклар, аларның югарыда телгә алынган Каспий диңгезе аша Фарсы култыгы, Һинд океанына кадәр сәүдә экспедицияләре ихтималы турында сүз кузгатыла. Замандашлары Урал арты «исседоннары» («златолюбивыйлар») Җаек-Каспий аша интенсив сәүдә монополиясе хуҗалары Урта Идел-Кама


<p>16</p>

Путеников В. Тайны Аркаима. – Ростов на Дону, 2008. – С. 40.

<p>17</p>

Шунда ук. – 70 б.