Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02794-6
Скачать книгу
уйлаучылык, фәлсәфәчелек, инкыйлябчылык вә көрәшчелек әләме астында бара торган груһның иң билгелеседер»[158] дип язды. Җ. Вәлиди үзенең «Габдулла Буби» дигән мәкаләсендә исә болай ди: «Вятка губернасының караңгы бер почмагында… уртача гына бу авылны бер вакытлар Россия мөселманнарының мөһим бер гыйлем мәркәзе хәленә китергән саф вә пакь бер максат юлында хезмәт итеп, саф вә пакь булган хәлендә дөньядан үткән Габдулла Бубиның рухы алдында, аның бер шәкерте булу сыйфаты белән түгел, бәлки татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубиларның артыннан баручы бер кеше булуым сыйфаты белән башымны иям»[159].

      Партия эшлеклесе, коммунист Гасим Мансуров Г. Буби турында аерым бер мәкалә белән матбугатта чыкты. Г. Бубины ул, татар ярлыларының сәгадәте өчен, татар һәм русларның кара көчләре – кадимчеләр, миссионерлар, монархистлар вә идараи мөстәбидәнең палачлары, бөтен полиция, жандармнар һәм болар кулында зур корал булган татарның үз наданлыгы белән күп еллар көрәшеп килгән кешеләребездән, дип бәяләде. Г. Мансуров «Буби» мәдрәсәсенең татар тарихында зур урын тотканлыгын әйтә. Бу мәдрәсәдәге ислях хәрәкәтен ул турыдан-туры революция белән бәйли. Г. Буби, ди ул, үзенең тудырган мәдрәсәсе белән татар мәдәнияте һәм инкыйлябы тарихында зур урын алачак, чөнки ул мәктәп хәзерге көндә инкыйляб мәйданында армый-талмый көрәшеп килүче бик күп татар сәяси эшчеләренә вакытында рух биреп чыгарды[160]. Инкыйляб булу белән, бу рух татар ярлыларының ярдәменә ашыкты. «Буби» шәкертләрен көрәш мәйданының беренче сафына ыргытты.

      Хәзерге көндә татар арасында эшләүче мәсьүл татар эшчеләренең күп өлеше «Буби» да тәрбия алган, «Буби» да рухланган егетләр дисәм, хата әйтмәгән булачакмын».

      Татар ярлысына, ди Г. Мансуров, без шуны әйтергә тиешбез: «Габдулла Буби безнең якты киләчәгебез өчен зур бер мәктәп тәрбия иткән, җәдид юлында бик күп көрәшкән бөек дин реформаторы иде, царизм һәм аның сине чукындырырга йөрүче миссионерлары белән көрәшкә бөтен көчен, белемен, каләм куәтен сарыф итүче бер зат иде, дибез… Без, коммунистлар өчен аның кыйммәте дә шунда»[161].

* * *

      Йомгак ясап, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: Габдулла Бубиның бөтен эшчәнлеген (бигрәк тә публицистика өлкәсендә) бер мәкаләдә генә яктырту мөмкин түгел. Аның дүрттомлык кулъязмасын, «Буби» процессына кагылышлы архив материалларын эшкәртү галимнәрнең бурычы булып кала. Мондый әһәмиятле һәм искиткеч бай материалларның моңарчы кыймылдамыйча ятуы, әлбәттә, кызганыч. Г. Мансуров үзенең мәкаләсендә: «Г. Буби үзе үлсә дә, аның исеме һәрвакыт татар эшче һәм крестьян тарафыннан мәдәният, ирек юлында көрәшчеләр рәтендә саф бер матурлык белән яд ителәчәк», – дигән иде. Кызганычка каршы, без Г. Бубиның эшчәнлеге турында моңарчы бер җирдә дә телгә алганыбыз юк диярлек. Г. Бубиның әдәби парчалары – әдәбиятчылар өчен күтәрелмәгән чирәм җир. Ул парчаларда, фельетоннарда, язмаларда Г. Бубиның үткен телле сатирик, үзенә бер


<p>158</p>

Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.

<p>159</p>

Шунда ук.

Муафикъ – тиң.

Инкыйляб – алмашу, революция.

<p>160</p>

«Буби» мәдрәсәсендә укып чыккан Җ. Вәлиди әдәбият галиме, С. Җәлал язучы буларак танылалар. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова Бубыйда кызлар мәдрәсәсен тәмамлаган һ. б. (Бу исемлек әле тулы түгел. Монда партия эшлеклеләренең бик зур исемлеге булачак. – Автор.)

«Казан утлары» нда (1969, № 12) чыккан «Буби» мәдрәсәсе» мәкаләсендә булган түбәндәге кисәкне автор «Әдәбият һәм чынбарлык» китабына (1987) кертмәгән (Г.Х.): «Буби» мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр революциядән соң дәүләт, партия аппаратында, фән-әдәбият, мәгариф өлкәсендә актив эшләп килделәр. Әдәбият галиме доцент Җ. Вәлиди, язучы С. Җәлал, шагыйрьләр Нәҗип Думави, Г. Биги, Д. Гобәйди – заманында «Буби» да белем алган яки эшләгән кешеләр. Болардан тыш, «Буби» шәкертләреннән кайберләренең соңгы язмышы белән танышу кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, Г. Мостакаев мәдрәсәдән соң Бельгиядә Энергетика институтын, Зыя Мөҗәвиров Америкада Тау институтын тәмамлап, совет промышленностенда эшлиләр. Тәкыюлла Алиев Мәскәү Энергетика институтын тәмамлый. (Ул Березники, Караганда һ. б. урыннарда баш инженер булып эшли.) Гобәй Балтанов – Татарстан Мәгариф комиссары урынбасары була. Миргаяз Алиев, Хөршидә Назирова, Зәйтүнә Назирова Татарстан Үзәк башкарма комитетында, Мәрьям Зәйнуллина партия өлкә комитетының хатын-кызлар бүлегендә эшлиләр. Мирза Алиев егерменче елларда партия тарихы, социология, дарвинизм буенча татарча кулланмалар чыгара. Гобәйдулла Госманов – Алабуга педтехникумын оештыручылардан берсе. Зәки Алиев – Минзәлә Өяз мәгариф бүлеге мөдире. Лотфи Гаделев Уфа радиокомитетында эшли. «Буби» шәкертләренең бик күбесе гражданнар сугышы елларында хәрби комиссарлар буларак танылалар. Нәҗип Искәндәрев 2 нче Армия политбүлегендә һәм ЧОН отрядларында була. Нәби Мансуров Төркестан фронты политидарәсендә эшли, Коканд шәһәрендә «Фирганә» исемле газетаны оештыра һәм аның редакторы була. Сәлим Әминев Алабуга педтехникумында укыта. Абүсәгыйт Шакиров соңыннан Казанда медицина институтын тәмамлый һәм врач буларак таныла. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова, татар театрына нигез салучылардан берсе Габдрахман Мангушев – шулай ук «Буби» шәкертләре. Соңгы вакытта өлкән буын вәкилләреннән алынган хатларга караганда, Әгерҗе, Вятка ягындагы беренче совет мәктәпләренә нигез салучылар, мәгариф фронты хезмәткәрләренең зур күпчелеге «Буби» шәкертләре булганнар. Зәйнәп Максудовада, мәсәлән, аклар тарафыннан җәзаланып үтерелгән «Буби» шәкертләренең исемлеге бар. Д. Гобәйди – шуларның берсе».

<p>161</p>

Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 38.