Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке). Ренат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ренат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03697-9
Скачать книгу
көн дә тора алмый, ә болар шундый түземле икән.

      Бер атнадан кошкайлар оясы буш иде. И кайгырды да соң Рөстәм. «Йә елан, йә тычкан эләктергәндер инде үзләрен, бер дә кызганып тормагандыр», – дип уйлады ул.

      – Алар инде канат сыный, улым, – диде әтисе. – Әнә бит очалар.

      Рөстәмнең авызы колагына җитте. Менә малайларга сөйләр ул бүген.

      Ышанмаслар да әле, алдыйсың син, диярләр. Ничек исбатласын? Күктә җилпенгән тургайларны хәтта әтисе дә тота алмый инде хәзер…

      Әтисе печән чаба. Ә нәни Рөстәм, шул тургайларга карый-карый, арбага салкын, чыклы үлән төйи.

      Яшен ташы

      Поезддан төшкәч, авылга ерак түгел. Йә почта машинасы очрый, йә район үзәгеннән кайтып килүче атлыга юлыгасың. Һич югы, сөт, ипи ташый торган трактор куып җитә. Урманны чыккач, инеш кичәсе. Ә аннары инешебез кочаклап алган ярымутраудагы болынлыкка килеп чыгасың. Болын әллә кайларга сузылган чишмәле тауларга барып тоташа. Ә тау астында – безнең авыл. Бөдрә-бөдрә талларга төренеп утыра ул.

      Инеш буендагы тупыллар мамык очыра. Ап-ак, җып-җылы кар явамыни! Шундый рәхәт! Инде әнкәй кабартма пешерәдер, каладан кунакка кайтасы улын сагынып беткәндер, бик тә ягымлы тавышы белән әкрен генә җырлыйдыр:

      Сандугачлардан сорадым,

      Җилләр исәме, диеп.

      Искән җилләрдән сорадым,

      Улым исәнме, диеп.

      Аһ, шайтан алгыры! Әлеге тавышны ишеткәч сискәнеп киттем. Тал мамыклары да, сандугачлар да, мич авызы янында табагач тотып басып торган әнкәй дә әллә кая югалды. Мин утырган ат арбасы «дык» итеп бер якка чөңкәйде. Арт көпчәкнең берсе янтаеп төшкән. Көпчәк тешләре шартлап сынды, тугым тау астына тәгәрәде.

      – Килеп җиттек, – диде Гыйлаҗ абзый. – Бар, син атлый тор. Безнекеләрнең берәрсен күрмәссеңме. Синнектәге «запаска» ны җибәрсеннәр. Болай сөйрәтеп кенә кайтырыең, бу ат чистый эштән чыгасы. Алты йөз дә унике данә ипи уен-муенмыни?

      …Гыйлаҗ абзыйның олы малае, «матай» га атланып, әтисе янына чапты.

      Әнкәй, чыннан да, кабартма пешерә иде. Бу юлы да кайтуыма бик сөенде. Телендә – кайткан саен әйтә торган бер сүзе:

      – Укуың бик өшәндермиме, балам?

      Сөт белән җылы кабартма ашый-ашый:

      – Юк ла, әни, – дигән булам. Сүзне уку тирәсендә бик куертып торасы килми.

      Мин авылга кайтып төшкән саен, яныма Гыйлаҗ абзыйның төпчеге Гадел кереп җитә. Алар безнең күршедә генә торалар. Күчтәнәч-фәлән өмет итеп керүе түгел малайның, юк, олылар белән аралашырга ярата ул. Әле үзенә җиде генә яшь тулса да, ни галәмәттер, үз ишләре белән аралашуны бик үк өнәп бетерми.

      Бу кайтуымда ул инеш аркылы салынган басма өстендә, зурлар шикелле, ике кулын чалбар кесәләренә тыккан хәлдә очрады.

      Гадәттәгечә, кырыс караш, яшьтәшләренә хас булмаган җитдилек. Холык-табигате «олпат» булса да, үзенең тәнендә яра җөйләре, күгәргән эзләр күп. Мин аны-моны абайлап сүз катканчы, кояшта янып каралган нәни кулын шап итеп учыма бәрде.

      – Нихәл, брат! Ни белән кайттың?

      – Атаңа утырып. Юлда ватылып калды.

      – Кай