Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке). Ренат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ренат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03697-9
Скачать книгу
ишеткән әниләр ишетмәмешкә салыша иде. «Гитлер» дигән сүздән дә хәвефлерәк нәрсә юк иде шул ул заманда…

      Абдулла карт, бер кулын, тагын өч бармагын, биш якташын югалтып авылына кайтып егылган бер мәлдә, әнә шул нәниләрне үз ишегалдына җыеп алды. Колхоз председателе биргән өч кадак ярым карабодайны кул тегермәнендә тарттырды да, алабута орлыгы, черек бәрәңге кушып, коймак пешерде. И тәмле иде дә соң коймак! Менә шушы кара куллы әзмәвер ир-ат ул чакта бик бәләкәй иде шул…

      Картның коймагы тәмсез иде. Шулай тора-бара никтер тәмсезләнә барды ул коймак. Әмма аны һәр елны мактый-мактый ашадылар.

      Соңарып килгәннәргә коймак җитми калды.

      – Мин хәзер, – диде Абдулла карт һәм ишегалдына чыгып китте. Никтер озаклады. Комбайнчылар чыкканда, кул тегермәне хуҗасын тыңламый иде инде. Карабодай ярмасын кысып тоткан ике бармаклы кулдан япон тәлинкәсенә бөртек коела иде.

      Ишегалдында тынлык. Су буенда сугыш-сугыш уйнап йөргән нәниләр чыр-чуына авыл өстенә әллә кайдан гына килеп чыккан кыр казлары тавышы өстәлде. Европаны иңләп-буйлап кайткан игенчегә соңгы сәламнәре.

      Биш юкә

      Колхоз персие Ясәви, иртәнге наряд бетүгә, шофёр Гарифулланы чакыртты. Соңгы арада кырын эшләре белән кеше теленнән төшми башлады шофёр. Гел зыян-зәүрәт салган көне. Әле колхоз тактасын чәлдереп кайта, әле төзелештән кирпеч эләктерә, төннәрен урман юлын таптый. Мунча саласы, имеш, диделәр. Вәгазь укып алмый, йөгәнләми ярамастыр, шәт.

      – Урманнан биш төп юкә үсентесе алып кайт. Кара аны, хәлле булсыннар, үзем карыйм, – диде ул.

      – Машина су тотмыйдырые шул. Ремонтка куясы бар, – дип карады шүрли калган Гарифулла.

      Перси, аны ишетмәмешкә салышкандай:

      – Тишелсә, ат ал, атныкы тишелми. Тамыры нык булсын, – диде.

      Гарифулланың бүген иртә таңнан мунча бурый башлыйм дигән нияте челпәрәмә килде. «Ниемә хаҗәт булды икән тагын ул юкә?» – дип, эчтән генә зәһәрләнеп алды.

      Иртәгә 9 май дигән көнне өч сугыш ветераны Бәдри карт сораткан иде ул юкәләрне. Сугышта ятып калган дүрт брат истәлеге булсын дип, авыл очындагы Ялпы тауга утыртмакчы икән. Бишенчесе үземә булыр, соңгы араларда әллә нишләп күңел болганып тора, ди карт.

      – Соң, эшләрбез аны, – дигән иде аңа перси. – Орлыгы Бохарада түгел ич. Күңелең изгелектә булгачтын…

      Бәдри картның ике кулына – дүрт бармак. Хәлле чагы булса, үзе дә сайлап алып кайтыр иде дә юкәләрне. Йөрәк шаяргалагач, ерак юлга чыгар мәле юк. Шикләндерә. «Шайтан вәсвәсәсе, ахры. Алдагы елларда ник уйланылмагандыр», – диде ул Ясәвигә.

      …Төшкә таба Гарифулла кайтып та җитте. Кеше буе юкәләр кычыткан капчыгына салынган, пөхтәләп бәйләнгән. Бөреләре менә ачылам, менә шартлыйм дип тора.

      Бәдри карт, алты яшьлек оныгы Гаделне ияртеп, Ялпы тауга китте. Шунда гына – су сибәргә чишмәсе. Көрәк кайралган. Картның кәефе шәп иде. Исән калган дүрт бармак, гомер булмаганны, бүген җәһәт кыймылдый. Туфракның әрлән балчыгы шәпләп йомшартылды. Нәни Гадел үзеннән дәүрәк чиләк белән чишмәдән су ташый.

      – Менә бусы сиңа, Габдулла