Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке). Ренат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ренат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03697-9
Скачать книгу
«Бакчаның әллә нигә көе китте әле, бөтен тиресле туфрак аста кала бара. Әллә ат белән генә сукалатып ташлыйкмы икән бу юлы?» – диде.

      Күрше абзый колхозда ат җигеп йөргәнгә, ахры, бакчасын трактор-мазардан «боздырмый» – гел ат белән сукалый. Ул әни йомышына каршы килмәде.

      Мин, яланаяк калып, – ат башыннан, күрше Сәмигулла абзый сука төбен тотты. Тәвәккәлләдек.

      Беренче кат трактор шикелле уртадан түгел, ә ызан буйлап киттек. Әкренләп иске мунча турысына да җитеп киләбез. Сука төрәненә бәрелеп, таш чытырдый, парлап җигелгән атлар туктап-туктап тын ала. Урталыкны инде узып киттек дигәндә, алар, нидәндер өркеп, ызанга килеп чыкты. Мин атларны кире буразнага керттем, тик сука нәрсәгәдер бик нык терәлгән, һич ары җибәрерлек түгел иде.

      – Кендеге булдымы әллә шайтанның?! – дип кычкырып җибәрде Сәмигулла абзый. – На-а!

      Сәмигулла абзый – коры кеше. Атлар сыртына чыжылдап камчы килеп төште. Атларның бер талпынып алуы булды – шартлап камыт бавы өзелде.

      – Хәзинә сандыгы булды, ахры, бу, олан, – диде ул һәм, күпкә тукталуыбызны уйлап, ачу белән атларына кизәнде.

      Бөтен бәланең башы борынгы сука тимере булып чыкты.

      Ул ачу белән әлеге тимерне ерганакка ыргытам дип кизәнгән иде, яланаягына кигән галошы белән нәрсәгәдер абынып китеп, аягын канатты.

      Сәмигулла абзый ачулы иде.

      – Әйтәм аны карчык-корчык мунча урынын җенле дип йөртә, хактыр, ахрысы. Булмады, бөтен эшнең тәме китте болай булгач. Әгәренки бер булмаса булмас икән…

      Табылдыкның бусы дүрт кырлы штык булып чыкты.

      «Бабайныкы!» дигән уй мигә йөгерде. Бер як кырында дүрт-биш киртегенә хәтле сакланган.

      «Үтерелгән дошман саныдыр, шәт… Менә бит син, урталык, бакчаны гына кыл уртага түгел, ә бәлки үткән белән киләчәкне дә урталай бүлеп торасың икән… Сука тимере белән штык… Тыныч тормыш белән сугышны да очраштыргансың, – дип уйладым мин. – Штык… Яуда күпме дошман карынын ерткансыңдыр, ертмасаң, монда ятмас идең.

      Ә менә, сука тимере, син дә үз бурычыңны үтәгәнсең. Синең эшне амбар хәтле тракторлар тартып алган…»

      – Нәрсә медер-медер сөйләнәсең син анда, олан? Тотып ыргыт шул тимерләрне чокырга. Тинтәк кеше күк уйга калдың…

      Сәмигулла абзый аксый-туксый килде дә атларны тугарырга кереште.

      – Юк, Сәмигулла абзый. Боларны ташлап булмый…

      Бәрәңге төпләре өяр вакыт җиткәч, тимерче алачыгына барып, табылдык сука тимеренә иш икенче бер әйбер эшләттем дә шулардан буразна төпләренә балчык өйдерә торган сука ясап куйдым. Беравыктан, күрше-күлән кулына күчә-йөри, сука тимере ялт итте.

      «Ә синең, штык, кирәгең чыкмады. Ерганакка ыргытып бәрер идем мин сине – оныкларга да күрсәтәсе бар. Бернишләр хәл юк, күгәр син. Сиңа шулай язгандыр», – дидем дә, болдыр түбәсенә кыстырып куйдым үзен. – Тик менә күңелдәгесе генә тутыга күрмәсен берүк…»

      Шул штыкка, сука тимеренә күзем төшкән саен, кемдер (бабайлар хәтере түгелме икән?) сорау биреп тинтерәтә: «Урталыкта менә синнән нәрсә калыр икән?..»

      Кул