Яшен ташы / Непоседа (на татарском языке). Ренат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ренат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03697-9
Скачать книгу
таба перси Ясәви шофёр Гарифулланы тагын чакыртты.

      – Ну нихәл? Иртә белән бик өшәнмәдеңме, таушалмадыңмы урманда? Бармы рәтле юкә?

      – Җитәрлек, Ясәви абый.

      – Шулай диген, нәрсә аны. Бригадирга әйтелгән. Биш-алты хатынны ал да элдерт урманга. Ике йөз дә сиксән сигез төп юкә, унөч төп имән, ә юк, ундүрт имән синнән.

      – Көләсеңме соң, Ясәви абый, пнимаеш? Син бигрәк тагы, ул хәтле юаш дигәч тә! Хатын көн-төн иги. Ул мунчаны кем хәл итәр миннән башка?

      – Тора-бара үзем бирермен бер-ике кеше. Бар, әйткәч.

      – Вчүжтеки, ниемә соң ул хәтле юкә?

      – Иртәгә күрерсең. Нәкъ ике йөз дә сиксән сигез төп юкә, ундүрт төп имән. Ишетсен колагың! Санап алам, кара аны!

      Җиңү бәйрәме көнне Бәдри картны олылап җирләделәр. Авылдагы исән калган унөч ветеранның унөче дә иренеп кенә сибелгән яңгыр тамчылары белән бергә җиң очы белән күз яшьләрен сыпырып-сыпырып алды. Май кояшында әле җылынырга да өлгермәгән туфракны кабергә ишкәндә, орден-медальләр чыңлап куя – Кёнигсбергта эзләре калган солдатка бәйрәм салюты.

      Әле иртән генә авылдашлары белән ике йөз дә сиксән сигез төп юкә утырттылар – авылга кайтмый калганнарга истәлек. Бәдри карт нигез салган Җиңү паркы булыр, дип, председатель нотык сөйләде. Шул паркны унөч имән кочып тора – хәзерге көндә исән калганнар санынча.

      Ундүртенче имәнне шофёр Гарифулла нәни Гадел белән бергә Бәдри карт кабере өстенә үзе утыртты.

      Елан

      Урам якта машина гөрелтесе ишетүгә, Мәрданша карт ябык гәүдәсе белән тәрәзәгә капланды. Каршыда гына үсеп утырган сирень куаклары аралыгыннан каршы торган машинаның зур «күзләре» н шәйләп алды. Аннары, галошларын да киеп тормастан, оекчан гына тышка чыгып китте. Оныгы кайтасы иде, шулдыр, дип уйлады.

      Эңгер төшеп килә иде. Өйалды баскычы да, ишегалды ташлары да рәтләп күренерлек түгел.

      Кабалана-кабалана капкасын ачып урамга чыкканда, машинадан ике кеше төшеп, бире таба килә иде. Алар нидер сөйләшә, көлеп-көлеп куялар.

      Мәрданшаның йөрәге кысылып алды.

      – Сәйдәш олан ич! – дип, үзалдына пышылдап алгач, гадәте буенча, кул сырты белән чалбарын күтәреп куйды.

      – Саумы, бабай! Әллә танымыйсың инде?

      – Синме, олан? – диде карт. – Кайттыңмы? – Аның тавышы калтырап китте. – Соңгы кат күренүеңә ни гомер, исеңә төшкән икән бер синең дә. Җир упкандыр дип торабыз тагын…

      Келә шыкылдады. Капка да сөенгән – бөтен тирәне яңгыратып шыгырдады.

      Мәрданша карт оныгының әле күптән түгел генә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, күрше республиканың бер совхозында баш инженер булып эшли башлавын ишеткән иде. Менә бүген, җае чыгып, бабасын күреп килергә тәвәккәлләде Сәйдәш. Башлыгы, урак өстенә әле байтак булганга күрә, каршы килмәде – бер-ике көнгә кайтып килергә рөхсәт бирде.

      Карт, иң әүвәл оныгына гына карап торганлыктан, аның янәшәсендәге кешегә бөтенләй илтифат итмәгән иде. Машина утында торган сап-сары чәчле, сипкел баскан егеткә борылып:

      – Урыс икән… – дип, аның иңбашына кулын салды. – Атың кем була, улым?

      – Данила… –