– Тпру-уу, малкай, – дип, атын озынчалап салынган йорт янына китереп туктатты. – Балалар, сезнең лагерь столовае шушы була инде. Килеп җиттек, төшегез, – диде, үзе җәһәт кенә арбасыннан җиргә сикереп.
Атының аркалыгын бушатып, алдына печән салгач, ашханәгә кереп китте. Анда озак тоткарланмады, чыгып:
– Барыгыз, карыныгыз ачкандыр, анда сезне көтәләр, – дип, безгә эндәште.
Чыннан да, ерак юлдан килеп ачыккан идек, кабат әйткәнне көтмәдек, йорт эченә үттек. Хәмидулла агай безнең арттан:
– Менә хәзер рәхәтләнеп ашасагыз да була инде колхоз пешерткән ипине, – дип кеткелдәп калды.
Ашханәдә башка авыллардан килгән пионерлар да бар иде. Юл тузанына баткан бит-кулларны кулъюгычта әйбәтләп юганнан соң, күңелле гөрелдәшеп, мул табын артына утырыштык, маңгайдан бөрчек-бөрчек тирләр чыкканчы, Хәмидулла агай әйткәнчә, рәхәтләнеп сыйландык…
Менә хәзер, немец әсирлегендә ятканда, үтереп ашыйсы килүдәндерме, минем хәтеремә башка нәрсә түгел, ә балачакта лагерь ашханәсендәге борчаклы аш белән күпереп пешкән арыш ипиен ашаган чак искә төште. Бу турыда онытырга тырышып, күзләремне йомдым. Авызда барыбер арыш ипие тәме. Шул килеш онытылганмын…
Төн тыныч үтте. Тышта томан булганлыктан, безнең һава дивизияләре фашистлар ягына үлем йөге ташымады. Көн яктырып, кояш күтәрелгәч, диңгез өсте дә ачылды. Ара якын, су өстендәге бар хәрәкәт аермачык. Төрле зурлыктагы пароходлар, хәрби катерлар ары-бире йөреп тора, сирәк кенә су асты көймәләре күренә.
Һава тревогасы башланды. Һавада диңгез ягыннан совет штурмовиклары пәйда булды. Алар су өстендәге корбаннарына ташландылар. Пароходлар, катерлар, тилгәннән качып котылырга тырышкан чебешләр кебек, тәртипсез рәвештә бухтадан ачык диңгезгә омтылды. Очкычлардан ташланган бомбалар әле анда, әле монда су баганалары күтәрә, очучылар пушкаларын да эшкә җигәләр – бомба сызгыруы белән пушкадан аткан тавыш аерыла. Менә бер пароход, бомба эләгүдән күз алдында кисәкләргә аерылып, башта һавага күтәрелде дә, агач-тимер-төтен-су массасына әверелеп, төпкә китте. Икенче йөзгеч белән дә шул хәл кабатланды. Эскадрильяларның, берсен берсе алыштырып, берничә сәгать туктаусыз дәвам иткән һөҗүме нәтиҗәсендә фашистларның өч пароходы һәм ике бронекатеры юкка чыгарылды. Әле болары без күргәннәре генә, ә күрмәгәннәре ничә булгандыр, шайтан белсен. Штурмовиклар диңгез өстен генә түгел, пристаньны һәм шәһәрне дә бомбага тоттылар. Гауптвахта тәрәзәләре беренче шартлаулардан ук коелып төште. Якын-тирәдәге йортларның чүлмәк түбәләре әллә кайларга чәчрәп очканы күренә, кайбер биналар, бомба туры килеп, картон уенчыклар кебек җимерелә. Безнең хәл тәбегә эләккән тычканныкыннан әллә ни аерылмый. Фашистларның диңгез суднолары, ныгытмасы, җанлы көчләренең күз алдында юкка чыгарылуы куанычлы булса да, үлем һәр мизгелдә үзебезгә дә яный. Шуңа да сәер тойгы астында калдык: сөенеч белән курку янәшә. Хәер, беренчесе көчлерәк бугай. Әсирлектән барыбер котылып булмаслыкны уйлап, үзебезнекеләр бомбасыннан һәлак булуың