Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
инде үткән идек. Радиоэлемтә буенча аларның һавага күтәрелүе турында хәбәр алдык. Хәбәр алыну белән, полктагы эскадрильялар бер-бер артлы сугышчан курска ятты. Дошман зениткаларыннан ачылган ут, самолётның төрле ягында шартлау дулкыннары хасил итеп, очкычыбызны як-якка чайкалдыра, әче төтен исе салонга да үтеп керде. Безнең эскадрильяның койрык өлешендә баручы бер самолёт туры тиюдән утлы шар булып әллә кайларга чәчелде, бу – аның бортында бомбалары шартлаганнан. Монысы инде җитдирәк, әгәр очкычлар арасындагы ара ераклыгы якын булса, башкаларга да зыян килергә мөмкин. Безнең очкыч, чыгымчы ат шикелле, бер якка тайпылды, тик командир да, штурман да – күп мәртәбәләр сугышчан очыш практикасын үткән кешеләр – артык маҗарасыз гына машинаны тиешле курска яткыра алдылар.

      Бәреп төшерелү

      Зениткалар кордонын да үттек. Нигәдер безне озатырга тиешле истребительләр төркеме генә һаман юк. Алдарак, шактый югарыда өч дистәдән артык очкыч пәйда булды. Ниһаять, дип, җиңел сулап куйдык. Тик ул истребительләр якынаймадылар, безнең полк очкан юнәлештә ара ераклыгын саклап бара бирделәр. Кёнигсберг өстенә якынаю белән, аларның хәрәкәтләре үзгәрде, кинәт кенә дүрткә бүленеп, як-якка аерылдылар да, козгыннар чебешләрне аулар алдыннан күзәтеп әйләнгән шикелле, өстәрәк төрле фигуралар ясарга керештеләр. Алдагы «тугызлык» үзләренә билгеләнгән объектларны бомбага тота башлаганда, тимер «козгыннар» алар өстенә ябырылды. Шунда гына без алдануыбызны аңладык, бу – дошман истребительләре иде. Алар уңайлы позициядә, бомбардировщиклар пулемётларыннан ут ачып каршылык күрсәтә дә алмый, чөнки пулемёт установкасы өскә таба атарга көйләнмәгән, ә дошман өстәрәк бөтерелә. Люкларын ачып, бомбаларын коярга керешкән очкычлар фашистлар өчен менә дигән мишень иде, күз алдында берничә бомбардировщикны бәреп тә төшерделәр. Чират безгә җитте. Билгеле, очкан курстан тайпылып, дошман ягы белән һава сугышына керешеп китү мөмкинлеге бар иде. Алай иткәндә, куелган бурычны үтәп булмаячак, тиешле объект бомбага тотылмыйча калачак. Ә бу безнең планга керми. Бары бер юл кала – һаман алга очып, картада билгеләнгән объектка җиткәч, бомбаларны җиргә кою һәм шуннан соң, әгәр бәреп төшермәсәләр, немец истребительләре белән сугышка керү. Әгәр инде бәреп төшерсәләр… Хәер, монда төрле уйларга бирелеп торырга вакыт юк. Алга, бары тик алга! Шулчак штурман Плюхин: «Бомбалар!» – дип кычкырды һәм люклар ачылып, безнең очкычның үлем йөге аска коелды. Кинәт машинабызның бөтен корпусын нидер дөбердәтеп кыйнап үтте. Ул да түгел, мин утырган кабинаның уң як иллюминаторында ялкын телләре пәйда булды. Тәрәзә пыяласы яна торган материалдан ясалганлыктан, ул дөрләп яна, экипаж командиры утырган өлештә дә ялкын телләре биешә. Куликов үзе ярым үлем хәлендә булып, инде самолёт белән идарә итәрлек түгел, хәер, ул инде штурвалны тыңламый да иде бугай. Тизлек югалганнан югалып, биеклекне күрсәтүче ук сулга киткән – самолёт котылгысыз рәвештә җиргә төшеп килә иде. Сөйләшү аппараты аша радистка эндәшәм, аннан җавап юк. Ул