Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фирдаус Хузин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02920-9
Скачать книгу
экипаж командиры турында да сораштым. Штурманның йөзенә кайгы билгесе чыкты.

      – Юк инде безнең командир, парашюттан сикергәндә, фашист истребителе пулемёттан ут ачып, аны теткәләп бетергән, – диде ул, башын аска иеп.

      – Яхшы кеше иде, и-их, сугыш диген. Безнең дә язмыш аныкыннан әлегә исән булуыбыз белән генә аерыла.

      – Күңелеңне төшермә, өлкән сержант, бәлки, берәр рәте чыгар.

      «Нинди рәт чыгарга мөмкин фашистлар өнендә, бүген булмаса, иртәгә юк итәрләр дип, җаныңны учка кысып көтәргә генә кала», – дип уйладым мин. Тик кычкырып әйтмәдем, чөнки моннан берәүгә дә җиңеллек килмәячәк, тагын да авыррак кына булачак иде.

      Кече лейтенант немецларга ничек эләгүен дә сөйләде. Үзе бер маҗара. Ул парашюттан сикергәч, диңгез ярыннан ерак түгел агачлыкка килеп төшә. Парашют баулары карама ботагына эләгеп, һавада асылынып кала. Күпме тырышса да, үз көче белән агач башыннан төшә алмый. Берничә сәгать шул хәлендә эленеп тора. Нык туңудан аяк-куллары берни тоймый башлый. «Бетүем шушы икән», – дип уйлый Володя. Вакыты белән аңы томалана. Бермәлне чит авазлар ишетеп күзен ачса, ул эләгеп торган агач төбендә үк берничә фриц тәгам җыеп утыралар, имеш. Учак та якканнар. Тушёнка банкасы ачып, көлешә-көлешә ашыйлар. Никтер берсе дә өскә күтәрелеп карамый, югыйсә совет очучысын һичшиксез күрерләр иде. Учактан күтәрелгән җылылык, тәмле булып таралган ит исе Плюхинны тәмам айныта. Ул, немецларны сискәндереп, төчкереп җибәрә. Тегеләр дәррәү сикереп торып, коралларына ябыша. Берсе инде атарга дип автоматын төзи, тик икенчесе автоматны читкә борып өлгерә, көпшәдән чыгып очкан ядрәләр янәшәдәге агач ботакларын кыеп төшерә. Очучыларны әсирлеккә алу зур мәртәбә саналганлыктан, дошманнар иренми, Плюхинны, агач әсирлегеннән азат итеп, немец әсирлегенә алып кайта.

      Ничаклы гына ач булсак та, әлегә анысына түзәбез. Ә менә тартасы килүдән башлар әйләнә башлады. Юл аша чыкканда аунап яткан тәмәке төпчекләре күреп, шунда ташландым. Бер-ике төпчекне җирдән күтәреп кесәмә салырга өлгермәдем, арттан килеп кемдер аркама каты итеп оруга тәгәрәп киттем. Янәшәмдә, авызын ямьсез кыйшайтып, сакчы басып тора, үзенчә көлүедер инде. Автомат түтәсе белән суккан икән. Болай да сызлаган умырткам тагын да ныграк авырта башлады. Конвоирларга ияреп безнең төркемне озатып йөрүче тәрҗемәче алай эшләргә ярамаганны аңлатты. Инде бүтән чагында саграк кыландык: күзәтүчеләр күрмәгәндә, тычканга ташланган мәче җитезлеге белән төпчекне эләктерәбез дә эчке кесәгә шудырабыз. Хәлсез әсирләргә көч каян килгәндер, анысын бер Ходай белә. Хәер, тартасы килү тойгысы барысыннан да өстен иде шул.

      Төштән соң томан таралуга, тагын үзебезнекеләр очып килеп җитте. Җир өстен кабат дәһшәтле күкрәү авазлары күмде. Безне ашыгычлык белән төрмә ролен үтәүче бинага алып кайттылар. Кичкырын, авиаһөҗүм туктагач, эшкә яраклыларны бер якка, яраланып яисә имгәнеп эшкә чыга алмаучыларны икенче стройга тезделәр. Ике арада автоматчылар озатуында немец офицеры йөренә, әсирләргә эчке тәртип кагыйдәләрен,