– Кызык…
– Мәскәүдә укымаган кешегә һәммә нәрсә дә кызык инде.
– Анда укымаганлыгым каян сизелә соң минем?
– Разил Вәлиев әйтмешли, «Татмебель» дә эшләнгән ботинкаңнан.
– Шул гынамы?
– Гына түгел шул. Дедукцияне әйттем бит, логиканы Хатип Госманда укыдыңмы әле син? Э-һе… Акыл физзарядкасы ясап ал әле. Әйтик, син көн дә, иелеп, кримләнгән тупас башлы ботинкаңның шнурын бәйлисең, шулай бит?! Көн дә. Ә информация баш миенә күзләр аша керә. Баш һәм аяк икесе дә бәйләнештә. Чөнки алар икесе дә гәүдәнең соңгы нокталарын тәшкил итәләр. Аерма тик шунда гына: аякның башы бар, әмма башның аягы юк…
– Кызык…
– «Литературная газета» ның соңгы битен укыштыргалаштыргалыйсыңмы? Анда әлеге дә баягы әйтемне бөтенләй яңача яздылар бит.
– Ничек итеп?
– «Әгәр тау Мөхәммәд янына килмәсә, Мөхәммәд аны җир белән тигезли» дип.
– Бусы… Бусы, туган, у-пас-ныы!..
– Курыкма, мин сиңа тимәм…
– Син үзең дә тыйнак кеше бит. Кыланасың гына.
– Талантсыз димәкче буласыңмы?
– Гафу ит, әйбәт димәкче идем.
– Мементо мори!
Исемдә икән чикләвек
Яшь шагыйрь чагында Хәйдәр Гайнетдинов «Ялкын» журналында, куш бит тутырып, шигырьләр бәйләме чыгара. Сөенечен уртаклашырга дип, туганы Илһам Шакиров янына китә. Журналны ачып карый Илһам Шакиров, укыган сыман итә, көрсенеп куя, күзләрен челт-челт йомгалый да өстәлгә ташлый.
– Тукай булган. Такташ булган. Туфан, Хәким… Ә монда… Гай-нет-ди-нов! Кит-кит, кит, күземә күрсәтмә, энекәш. Гай-нет-ди-нов дигән шагыйрь була димени?!
Хәйдәр бу вакыйганы Язучылар берлегенең пропаганда бюросында бик уфтанып сөйләп утырды. Эльс Гаделев, аның хәленә керергә теләп, бәрхет тавыш белән, дикторларча сабыр гына:
– Чынлап та, фамилияң бик үк уңышлы түгел икән шул, егетем, – диде. – Бәлки, әтиеңнең исемен алырсың фамилия итеп… Шагыйрь кешегә килешә ул. Әтиеңнең исеме ничек әле?
Хәйдәр Гайнетдинов, теше сызлаган сыман, чыраен сытыбрак:
– Гайфетдин, – диде.
– Озынрак икән шул… Атаңның исеме дә бармый. Исемнең хикмәте бар аның… Менә син Тукай урынына Хуҗиәхмәтов дигән фамилияне куй – тарала да төшә… Менә мин үзем дә… Өч Сибгат Хәкимлек шигырьләрем бар югыйсә, чыгармый торам… Ник дисәң, фамилиям «гад» дигән тамырдан ясалган. – Тәмәкесен тартып бетергәндә, Эльс Гаделевнең йөзе яктырды: – Башка килми тора икән! Коткарып була сине, егетем! Туган авылының исемен псевдоним итеп алган шагыйрьләр дә әдәбият тарихында