Лотфулла хәзрәт тә шулай уйлады. Әшәкелекне күсәк белән сугып сындырып булмый. Түзәргә кирәк… Аллаһы Тәгалә адәм балаларының күңелләренә игелек эшләү рәхәтлеген салган. Андыйлар, савап эшләүдән ләззәт табып, изгелектән башка гамәлдән тәм таба алмыйча, вөҗданнары ихтыярында яшиләр. Иблис, киресенчә, шул ук адәм баласының күңеленә әшәкелек оеткысы салган. Андыйлар ялганнан, кеше өлешенә керүдән, әшәкелек эшләүдән тәм табып яшиләр. Аллаһы Тәгалә безгә ирекле рәвештә шушы ике юлның берсен сайлау мөмкинлеге биргән. Юк, болай гына бирмәгән. Ходай алдан кисәтеп куйган: икенең берсен сайла. Дөньялыкта гөнаһ эшләп, мәңгелеккә күчкәннән соң, тәмугта яну якынмы сиңа, әллә, җирдә игелек эшләп, иман юлыннан барып, Бакыйлыкка күчкәч, Җәннәттә яшәүме? Мин сиңа, Адәм токымы, ирекле сайлау мөмкинлекләре һәм эшләгән гөнаһларыңнан тәүбә кылып котылу мөмкинлекләре биреп, кисәтеп тордым. Дөрес, Җәннәт белән Тәмуг юлларына килеп баскач, күпләр рәнҗеп сөрән салалар: «И Раббым, нигә гөнаһ юлыннан йөрүдән мине тыймадың? Нигә соң мине шушы мәңгелек газапларга юлыгудан коткарып калмадың?»
Лотфулла хәзрәт җомга намазыннан соң сөйләгән вәгазьләрендә бик еш Аллаһы Тәгалә биргән сайлау мөмкинлеген искә ала иде. «Менә шушындый сайлау, җәмәгать, сезнең алдыгызга бер тапкыр гына килми. Без, мөселманнар, көн саен, мизгел саен менә шушындый сайлау каршында торып яшибез…»
Мулланы алып киткәч тә, Юкәле авылында тормыш дәвам итте. Район үзәгеннән сугышчан алласызлар оешмасы әгъзалары килеп, мәчетнең манарасын сүтеп киттеләр. Башта мәчетне клуб итеп кулланмакчылар иде… Кайбер авылларда сүтелгән мәчет бүрәнәләрен кышкы зәмһәрир суыкларда утынга турап ягу да булгалады. Юкәлеләр туңып үлгән очракта да мәчет малына кул тидермәсләр иде. Бу авылның кешеләре гыйбадәтханә йортын иң беренче чиратта Лотфулла хәзрәттән калган, изгелекләр эшләнә торган савап урыны итеп күз алдына китерәләр иде. Күңелләрне сафландырырлык итеп вәгазь сөйләү, яисә азанны матур итеп әйтү, яисә авылдашларына гел изге мөнәсәбәт күрсәтү белән генә чикләнмәгәндер хәзрәттән калган якты хатирәләр. Аның мәхәллә кешеләренә булган игелекле мөнәсәбәте, хәләл җефете Хәсәнә абыстай белән бергә, гаилә коруда күрсәткән үрнәкләре – барысы бергә хәзрәткә булган җылы мөнәсәбәтне суытмыйча һәм югалырга ирек бирмичә