Аның өстендә чиктән тыш җаваплы, бернинди башка вазифа белән чагыштырып булмаслык җаваплы эш. Ул – рухани, аның эше – адәм балаларының рухларын саклау. Ошбу вазифаның нәрсә икәнлеген кара кешегә, мужикка, никадәр теләсәң дә аңлатып булмый. Алар гына түгел, муллалар арасында да аңлаучылар күп түгел. Бәлки, адәм балалары сүз сөйли торган машина уйлап чыгарырлар? Кайбер хәзрәтләр Коръәнне дә, намаз вакытындагы догаларны да, адәм баласын чирдән терелткәндә, аны бәла-казадан сакларга теләгәндә, җирләгәндә укый торган догаларны да бәгырь кайнарлыгы аша үткәреп тормыйча, күңеле Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә барып тоташканын көтеп тормыйча, әштер-өштер генә укып ташлыйлар. Лотфулла хәзрәт руханилыкның нәрсә икәнлеген аңлау дәрәҗәсенә ирешкән зирәк вә ихлас мулла иде. Авылны мулласыз калдыруны күз алдына китерә дә алмый ул. Бәлки, большевиклар аның урынына үзләренең мулласын, коммунист руханины куярлар? Инкыйлаб вакытыннан башлап шушы көннәргә кадәр хәзрәт «агитатор» дип йөртелгән вәгазьчеләрне күп күрде. Аларның сүзләрендә адәм баласын изгелек юлына, иманга, гаделлеккә, кыскасы, теге дөньяга киткәндә, Нәкир-Мөнкир каршына басып җавап тотарга әзерләү юк иде. Алар, карлыккан, көмешкә исе аңкытып торган тамаклары белән байларны, дин әһелләрен, чит илләрдә яшәүче капиталистларны эт итеп сүгеп, үзләренең изге булуларын исбатларга тырышалар иде. Бу юл белән ничек инде адәм баласын изгелек юлына бастырып булсын?!
Соңгы китергән салымын хәзрәт түли алмады. Чәчүгә чыгар вакыт иде. Аның орлыкка дип тоткан бодаен, арышын, арпасын, тарысын – бар булган ашлыкларын кырып-себереп алып киткәннәр иде. Атны инде күптән алдылар. Сабаннарын, игенчелек коралларын ат белән бергә алып чыгып бетерделәр. Авыл Советына чакыртып, кулына салым кәгазен тоттыру белән, хәзрәт, бераз икеләнеп торганнан соң, рәнҗүен күрсәтмәскә, дошманлык хисен чыгармаска тырышып әйтте:
– Җәмәгать, минем тормышым сездән яшерен түгел. Юкәленең һәр кешесе белә. Мөлкәтемне алдылар. Салым түләтеп, тәмам бөлдерделәр. Бу кәгазьне биреп тә азапланмагыз, мин сукыр бер тиен дә түли алмыйм, гафу. Рәнҗемәгез.
Хәлне йомшарту нияте белән Лотфулла хәзрәт «алдыгыз» урынына «алдылар», «бөлдердегез» урынына «бөлдерделәр» дип әйтте. Мулланың үзен чиктән тыш итагатьле тотуы колхозга өндәүчеләрнең ачуларын гына кабартты. Бигрәк тә Түбән Бишенде гилае Чатан Сәмигулла өчен хәзрәтнең әдәплелеге мыскыллау булып яңгырады.
– Иптәшләр, күпме түзәргә була? Бу кеше гомер буе бездән көлеп яшәде. Әнә күрәсез, ул нинди юаш, нинди изге булып күренергә