Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Миргазиян Юнус
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03598-9
Скачать книгу
күктә тургай сайрый. Шундый чакта хәзрәт авыз эченнән генә мөнәҗәт укый. Үзе дә сизмәстән мөнәҗәттән догаларга күчә. Шулай укый торгач, кайчакларда Коръән-Шәрифне баштан ахырына кадәр укып чыккан чаклары да була иде аның. Хуҗалык эшен караганда дога укырга җай табып булмый. Эш туктаусыз алышынып тора, һәм, атлаган саен, балаларыңны, хәләлеңне очратып торасың. Очрашканда, үзеңнең аларга карата изге мөнәсәбәттә икәнлегеңне белгертергә һәм, күңелләрен күтәреп җибәрер өчен, җылы сүз әйтергә, йә булмаса киңәш бирергә туры килә. Әгәр синең йортка, хуҗалыкка баш кеше икәнлегеңне исбатлыйсың килсә, син һәр очракта гаиләңә ярдәм итеп торырга тиешсең. Эштә кулдашлык белән генә түгел, аларның җаннарына азык булырлык татлы сүзне, кыйммәтле киңәшне кызганмаска кирәк. Дөрес, бу эштә чама белү әйбәт. Балаңның кәефе ниндирәк. Хәләлең нәрсәгә мохтаҗ? Кирәкме аларга синең киңәшең? Бусы гаиләңдә. Мәхәллә дә синең гаиләң бит. Мондагы җаваплылык гаиләдәгедән зуррак та, катгыйрак та.

      Мәхәлләдә яшәүчеләрнең барлык шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре Юкәле мулласына мәгълүм иде. Кайсы гаиләдә бала көтәләр? Кайсы хуҗалыкта ир белән хатынның боткалары пешми башлаган? Кемнәрнең язгы чәчүгә чыгарга орлыклары җитми, кемнең аты, кемнең сыеры бәлагә юлыккан? Һәм шулай илле йортлык мәхәлләдәге һәр яңалыкны, һәр куанычлы яисә хәсрәтле хәбәрнең барысын да хәзрәт башкалардан алданрак белергә тырыша иде. Кайбер муллалар мәхәлләдәге хәлләрне үзләренең куштаннары, ягъни махсус тоткан шымчылары аша беләләр. Яныңа куштаннарны сырыштыру, бигрәк тә шымчы тоту, зур гөнаһ санала, өстәвенә мәхәлләнең бердәмлеген, мөселманнарның бер-берсенә булган ихтирамын үзара җылы аралашу мохитен юкка чыгара. Әлеге хакыйкатьне Лотфулла хәзрәт яңа урында эшли башлау белән аңлап алды һәм көче җиткән кадәр бу эшкә каршы торырга тырышты.

      Аяз көнне яшен суккандай булды хәзрәтне кулга алу. Иң элек аны колхозга керергә кыстап карадылар. Башта тынычрак үгетләделәр, каршылыгын сизгәннән соң, куркытып, янап һаваландылар. Риза булмады хәзрәт. Күмәк хуҗалыкка инанмагач, нишләсен. Ышанырга бик тырышып карады. Бер караганда, чыннан да, күмәк хуҗалыкта ат урынына машина җигү, кешеләргә үзләре яраткан, кулларыннан килә торган эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге дә бар шикелле. Берләшкәч, милек кемнеке була соң? Большевиклар, милек уртак, ягъни колхозга кергән һәммә кешенеке була, дип үгет-нәсыйхәт алып баралар баруын… Әмма һәр бәндә үзе ягыннан караганда «мин» бит ул. Колхоз милкендә үз өлеше барын белгәнлектән, ул милек башкаларныкы арасына кереп югалганлыктан, күмәк хуҗалыкка керүчеләр йә колхоз милкен үзләренеке дип ышанып йөриячәкләр, йә булмаса бөтенләйгә кул селтәп, бу милек барыбер минеке түгел, бу миңа барыбер чит милек, дип, аны кулларыннан килгәнчә туздырырга тотыначаклар. «Колхозга керергә» дигән карарны чыгаручылар арасында шуны аңларлык кеше булмады микәнни? Бу карарны дөм томана кешеләрнең чыгаруы мөмкин түгел. Димәк, крестьяннарны берләштерүдә Лотфулла хәзрәтнең зиһене