– Еламагыз, оланнарым, минем күз нурларым, – дип, хәзрәт балаларының башыннан берәмләп сыпырып чыкты. Башта иң өлкән малай Зөфәр елавыннан туктады. Остабикә тугыз яшьлек Әхсәнинне, урыныннан алып, кочагына кысты. Өй эчендә тынлык урнашты.
– Балалар, – диде хәзрәт, көчкә күз яшеннән тыелып. – Мин бит азга гына китәм. Мин югында инәкиегезнең сүзен тыңлагыз. Сез инде өлкәннәр, ярдәм итегез инәкиегезгә, булышыгыз. Тәртипле булыгыз. Тәртипле булсагыз, дога укысагыз, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтеннән ташламас. Беркемне дә рәнҗетмәгез, беркемгә дә ачу тотмагыз. Әтисез калдык дип уйлый күрмәгез. Мин исән. Мин тиздән сезнең янга кайтырмын. Сау булыгыз, балалар, сау-сәләмәт, тәүфыйклы булыгыз. – Хәзрәт балаларын, кочагына алып, берәмләп үбеп чыкты, кузгалыр алдыннан, юл догасы укып, – Ля иляһе илляллаһы йә хәерле хәляс Мөхәммәде салуллаһы йә Хозыр-Ильяс, – дип өстәде.
Өйалдына чыккач, хәзрәт, артка борылып, остабикәсенең җилкәсенә уң кулын салды:
– Исән булсак, мал табылыр. Кайгырма! Артык көяләнмә дә, мондый хәл озак барырга тиеш түгел. Бер генә дә игелекле гамәлләре, адәм баласына файда китерә торган эшләре күзгә күренми. Бу ил өстендәге кара болытлар китәр. Тиз җимерелер болар корган дәүләт. Ялганның киләчәге юк. Ә алар барлык гамәлләрен ялганга корганнар. – Бер генә мизгелгә туктап тын алганнан соң дәвам итте: – Балаларны сакла. Йа Хода, Раббем, балаларымны ачка интектермә! Оланнарыма сәламәтлек, тәүфыйк бир!
Алар, борынгыларча, бер-берсенә исем белән дәшмиләр иде.
– Сиңа әйтәм, – диде ул, бер тын кермиләрме икән, дигән шикелле, тыңланып торганнан соң. – Балаларда нәфрәт уянмасын – сакла берүк. Әтиебезне алып киттеләр, безне ятим калдырдылар, ләгънәт сезгә, дип, мине алып китүчеләргә рәнҗи күрмәсеннәр, рәнҗеш белән каргыш гел үзеңә әйләнеп кайта. Каргаган кешенең беркайчан да рәхәт, тыныч яши алганы юк. Каргыш каргаган кешене харап итә. Мин озак сынап йөрдем – рәнҗү дә нәкъ шулай. Рәнҗеш синең үзеңнең бәгыреңне, җаныңны кимереп харап итә. Зинһар, кешеләрнең барысына да – дусларга да, дошманнарга да мәрхәмәтле булырга өйрәт балакайларыбызны. Сиңа бик тә, бик тә авыр булачак. Үзең дә нәфрәтләмә тәкъдиреңне. Кемнеңдер гөнаһлары өчен җәзалый безне Аллаһы Тәгалә. Йә булмаса үзебез кирәк кадәр изге гамәл кылмаганбыздыр, шуның өчен күрәбездер бу газапларны. Түзсәк, рәнҗемәсәк, намаз-догаларыбызны калдырмасак, иман юлыннан тайпылмасак, Аллаһы Тәгалә тыныч, рәхәт тормышка кире кайтарыр.
Тагын әйтәсе сүзләре бар иде хәзрәтнең, ишек шакыдылар. Чатан Сәмигулланың ачулы тавышы ишетелде:
– Күпме көтәргә була? Давай, чык! Сузма, кәҗә сакал! Анда сине коймак пешереп көтәләр, ди, ашык!
Остабикә иренең җиңенә чытырдатып ябышкан иде. Икенче кулының учлары белән авызын каплаган.