Үләннәрдә җаның типкәнен.
Изге кебек монда һәрбер нәрсә,
Сабый кебек бар да биләүдә.
Сукмакларда калган эзләреңә
Кагылырга кыймый җилләр дә.
«Никләргә син ялгыз килдең?» – Җилләр
Хәлем сорап керә куеныма.
Кайтсаң әгәр, кайтсаң, үрмә гөлләр
Сарылырлар иде муеныңа.
Көз генәме?
Бар да юксынудан
Хәсрәт ялкынында көяләр.
Син кайтыр дип, инде көз узса да,
Яфрак коймый тора чияләр.
Моң матәме тама яфраклардан,
Басып торам. Ялгыз. Шундый тын.
Әйтерсең лә монда һәр тарафка
Җәеп үткән үлем канатын.
5. Сагышка эндәшү
Син монда да килеп җиттеңмени,
Таба алмыйча әмәл түзәреңә?
Газраил күк һаман җаным сорап
Текәләсең минем күзләремә.
Ни телисең? Мә, ал. Ниләр булсын
Кисәү кебек көйгән өрәгемдә?
Син мәңгегә миндә калмакчымы,
Сары тирмәң корып йөрәгемдә?
Калдыр мине… Юл иясе кебек
Иярмәче сарылып тезләремә.
Өзел җаннан сары яфрак булып
Күмелеп ян таңгы эзләремдә.
Әверел көлгә… Атлап кермә бүтән
Җан-төрмәмнең салкын бусагасын.
Синең тының кагылып үтте мәллә? –
Ут ялмады тәрәз кашагасын…
6. «Чишмәләр челтери…»
Чишмәләр челтери: «Ул юк! Ул юк!»
Җилләр исә: «Кайтмас ул бүтән!»
Мин ышанмыйм, инәлепләр күккә,
Болытлардан ак хәбәр көтәм.
Елый-елый узды болытлар да:
«Юанычлар – бары үткәннәр».
Күк катында яшен бәргәләнде:
«Кире кайтмый анда киткәннәр!»
Хәбәр көтәм, хәбәр: «Ул исән!» – дип
Дәшми калмас берәү һич – дәшәр.
....................................
....................................
Мәңгелекне урап килде хәбәр:
«Күрешкәнгә кадәр…»
Бер шагыйрә монологы
Л. Ш-га
Шулай, энем…
Очты китте яшьлек
Җилпи-җилпи яшел канатларын.
Язмышымның иңнәренә бәреп,
Канатымны күпме канатмадым!
Кагылдымы җанга канат җиле? –
«Кайтыр, димен, кайтыр», өмет өзми:
Колач җитмәс киңлекләргә карап,
Яшьлегемнең яшел кошын эзлим.
Эзлим аклыкларын хыялымның
Бер гөнаһсыз күңел күкләремнән.
«Гөнаһларым булса кичерегез»,–
Дип ярлыкау сорыйм инде кемнән?
…Узды гомер,
сыкрап ялгый-ялгый
Көнне-төнгә, төннәремне – көнгә.
Бер иярчен сыман бөтерелеп
Әйләнәмен галәм киңлегендә.
Әйләнәмен Шигырь киңлегендә,
Юк, җибәрми мине шигырь иле.
Узган гомерләрне хәтерләтә
Шигырь-фәрештәмнең канат җиле.
Ак күңелем җәеп килгән идем,
Балкытырга дөнья тарафларын.
Бу җиһанга аклык чәчә-чәчә
Каралдылар ап-ак канатларым.
Шигырь дигән тере