II. Иҗат йорты
Иҗат йорты. Төн. Йокы да китеп
Адашты мәллә таулар артына?
Тәрәзә ачам. Диңгез дә бүген
Нәкъ минем кебек шаулый, ярсына.
Шаулый, ярсына…
Кыялар уйчан…
Миндә дә әллә диңгез холкымы?
Һәлакәт көтеп гизгән кораб күк
Актара мине уйлар дулкыны.
Сизгер маякмы?
Нидер әйтергә
теләп талпына шәмем.
Ни серләр?
Ярларда аунап яткан ташлар күк,
Алдымда сибелеп ята шигырьләр.
Ята шигырьләр…
Акчарлакларның
Талпынып очар ак канатымы?..
Ишетәм диңгезнең сулыш алганын, –
Кагыла килеп дулкынның тыны.
Карында буылып үлгән шигырьдәй,
Җан бирә дулкын ярларга ятып.
Туу – үлемме?
Кайдадыр әнә
Ярала дулкын, төнне уятып.
Син кагыл гына –
һәрнәрсә монда,
Бөредәй тулып, җырга әверелә…
Кипарискаем, моңланма әле,
Атлап кер, әйдә, шигырем түренә.
Кырымның кара күгенә карап,
Зиһенеңне дә мөмкин җуярга.
Йолдызлары да өлгергән тулып,
Тырыс ал да хет чык син җыярга.
Таң атсын диеп агартмакчымы?
Дулкыннар юа төннең сурәтен.
Диңгез өстендә уйный ай юлы.
Таулар.
Мин.
Каләм.
Иҗат йорты.
Төн.
III. «Ямансу диңгез…»
Ямансу диңгез. Матәм уйныймы? –
Дулкыннарның да моңсу кагышы.
Диңгез өстенә эреп аккан күк
Кипарисларның яшел сагышы.
Тулып ташыган сагынуларымның
Дулкыннар белән чайкалган чагы.
Минем җанымдай дөрли еракта
Акчарлакларның ап-ак учагы.
Төнге сәфәргә чыкканнар мәллә
Ак медузалар – диңгез гөлләре?
Дулкын куенында йоклый изрәп
Ак корабларның күләгәләре…
IV. Саубуллашу
Сау бул, диңгез! Сау бул!
Сине сагынып,
Җаным, белмим, күпме сулкылдар?
Соңгы тапкыр тутырып багам сиңа, –
Соңгы ярсу…
Соңгы дулкыннар…
Соңгы тапкыр тутырып багам сиңа
(Бу гомердә булмас соңгысы).
Нинди давыл эзләп йөрешем соң,
Бәргәләнә җаным – тынгысыз.
Син каласың күмелеп томаннарга,
Яшьлегемнең яшел киңлеге.
Ай да моңсу бүген. Суга төшеп
Чәчәк аткан аем – төн гөле.
Тагын бер кат тутырып багыйм әле
Хыялымның якты үреннән.
«Аю-Даг» та борылып карый кебек,
Суга кереп барган җиреннән.
«Сау бул, сау бул, күрешкәнгә кадәр.
Тыныч кына булсын ил-көннәр!» –
Хушлашуларымы? Җилфер-җилфер,
Кулын изәп уза җилкәннәр.
Сау бул син дә, сау бул, ялгыз атау.
И мәңгелек буйдак! Сау