Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ильдар Низамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03156-1
Скачать книгу
ул бирешми, кыен булса да сыкранмый. Аның да, бәлки, башкалар рәтендә чәчәк атасы, купшыланасы, үзенә карап сокланулардан ләззәтләнәсе килгәндер. Чәчәкләрен кояш нурлары иркәләвен тою аңа да рәхәт булмас идемени. Әмма ул тыела алган, кыш көне дә кешеләр күңелен күтәреп җибәрергә, тиздән яз киләсен онытмасыннар дип, алар өчен балкып алырга кирәклеген исендә тоткан.

      Җылы кояш нурлары урынына тәрәзәдән бозлы сурәтләр карап торганда, кайбер гөлләр идән асларына яшеренеп, кайберләре янында йокымсырап, моңаеп утырганда, берүзенә балкып яну бик җиңелдән түгелдер, әлбәттә. Әмма ул балкый, кешеләр күңелен җылытырга көч таба.

      Җәйге розаларны, әнис, яраннарны да яратам мин. Тик аларны мактап җырлаган шагыйрьләр гафу итсен, минем мәхәббәтем – боз катламын тишеп, кояшка юл яручы кыю умырзаяларда, тышта салкын бураннар уйнаганда да хуш ис бөркеп елмаеп утыручы тыйнак әрем гөлендә. Бу җырым менә шуларга багышлана.

Җан азыгы

      Каспий диңгезе. Нефтьле ташлар шәһәре. Диңгез өстендә шәһәр буламы? Була икән. Шәһәр диюем һич арттыру түгел – монда уннарча чакрымга сузылган аркылы-торкылы озын урамнар, икешәр катлы торак йортлар, клублар, ашханәләр, волейбол мәйданчыклары бар. Урамнарда бертуктаусыз машиналар чаба, тротуарлардан кеше өзелми, трамвайлар чыңлый, милиционерлар постта тора.

      Иң гаҗәпләндергәне, күңелләрне эретеп җибәргәне шул булды: урамның ике ягында да туфрак тутырылган озын әрҗәләрдә, тирә-юньгә яшеллек бөркеп, куаклар утыра, өйләр алдындагы газоннарда һәм балконнарда бизәкле чүлмәкләрдә чәчәкләр җемелдәшә. Җанга рәхәт булып китә. Дулкынландыра.

      Дүрт якта да су дөньясы, аста, тимер субайларны кыйный-кыйный, дулкыннар шаулаша, коры җир белән шәһәр арасында уннарча километрга сузылган су киңлеге ята, ә монда тыныч кына гөлләр чәчәк атып утыра. Чыннан да дулкынландыра!

      Диңгез куеныннан кара алтын алу өчен башланган зур походның беренче көннәрендә үк нефтьчеләр кыйммәтле җиһазлар, куәтле машиналар белән бергә туфрак та ташыган. Вертолётта ипи белән бергә куаклар, орлыклар килгән. Йөзләре җилдә ашалган олы гәүдәле җитди агайлар, югары белемле инженер-галимнәр, көне буе диңгез белән алышып аруларына карамастан, кичләрен газоннар ясаганнар, агач, чәчәкләр утыртканнар.

      Эшче кеше табигатьтән башка, яшеллексез яши алмый – монысы рас, кая гына бармасын, аны үзе белән ияртә. Бу хакта сүз чыккач, өлкән генә бер эшче агай менә нәрсә диде: «Бездә штормнар бик еш була. Тозлы су урамнарны басып китә, йортларга керә, яшеллекне корыта, әмма без, шторм башлану белән, аларны коткарырга йөгерәбез. Бервакыт гөлләрне коткарып йөреп, ипине дә онытканбыз – бер атналык ашамлык тозлы су белән юешләнеп әрәм булды. Әмма үкенмәдек. Яшеллек тә азык бит – җан азыгы».

Яктыга таба

      Институтның тышкы ишеге ачылган саен, Мөнирә карашын ялт кына китабыннан аера. Аның түгәрәк йөзе имтихан башланганнан бирле ничә тапкыр күтәрелгәндер дә ничә тапкыр иелгәндер, белмәссең.

      Башкалар тапшыралар да чыгалар. Чыкканда ук йөзләре кояштай