Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ильдар Низамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03156-1
Скачать книгу
* *

      Агроном бүлмәсендә чыпчык очып йөри. Башка бүлмәләрдә дә форточка ачык югыйсә. Өмет бар бу яшь агрономда.

* * *

      Студент ашханәсендә булачак икътисадчы кыз белән сөйләшә-сөйләшә капкалап алдык. Торыр алдыннан ул ипи валчыгын өстәлдән җыеп алып учында йөрткәләде дә авызына салды. Чыга бу авыл кызыннан чын экономист.

      Сагынып кайттым сине…

      Аерылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин.

      И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Габдулла Тукай

Туган өй кадере

      Яңа әсәр күңелдә тәмам бөреләнеп җитеп килә. Яза башларга вакыт. Күкәй салыр алдыннан оя дип борчылып йөргән кош кебек, аны кайда язарга дип хәстәрләнә башлыйсың. Бөтен шартлары булган шушы шәһәр квартирындамы, әллә отпуск алып, берәр Иҗат йортына китәргәме, йә инде дача сезоны ачылганны көтәргәме?

      Шулай уйлыйсың, әмма күңел төбендә инде бүтән ният бөреләнеп, берегеп җитә бугай: туган-үскән авылга, тыныч, җылы агач өйгә, әни янына. Килсә, илһам шунда гына киләчәк.

      Нишләп шулкадәр якын, шулкадәр тылсымлы син, туган өй?!

Безгә канат кайда чыккан?

      Зур иделләр, диңгезләр күреп кайткач, безнең инеш бик кечкенә күренә шул. Чыннан да, кай төшен бәбкә дә атлап чыгарлык бит. Ә нигә соң шул диңгезләрдә йөзгәндә, без аңарга тыелгысыз тартылабыз, нигә без аңарга хыял канатларында гел-гел талпынабыз? Кечкенә, ә онытылмый!

      Уйлый китсәң, безгә хыял канатларын шул инеш үзе бирмәгәнмени, зур диңгезләргә шул инеш безне үзе чыгарып җибәрмәгәнмени?! Беренче «кораблар»ны бит шунда агыздык. Әй, язгы ташу вакытында кинәт тулышып, ташып киткән инеш бозында салам өеменә ут төртеп, шул «кораб»ның әле бик ерактан да серле җилкән булып күңелләрне очындырулары, шуларны озата-озата якты хыялларга бирелүләр!

      Ә инеш буеның серле әрәмәләре, сандугачлары, ә чыклы болыннары, төз камышлары, беләүдән шома сукмаклары…

      Менә кайда чыккан безгә ерак сәфәрләргә алып йөрерлек хыял канатлары!

Мәхәббәт сукмагы

      Без авылга кайтып төшкәндә вакыт соң иде инде. Чәй эчкәләгәнче ярты төн дә узып китте. Юлда алҗыган тән чәйдән соң тагын да изрәде. Әмма төнге авыл сихерле көч белән үзенә тартып тора. Кемдер түземсезләнеп көтәдер, һичшиксез, чыгуыма ышанып, елмаеп торадыр кебек. Мин урамга ашыгам.

      Менә кем көткән икән: таныш сукмак. Исәнме, кадерлем! Мин тагын синдә басып торам. Дулкынланудандыр, ахры, йөрәк сәер генә кысылып куя. Ул кабалана, ул алга әйди…

      Калада укыган вакытларда да туган авылыма шулай очына-очына кайта идем. Көтү артыннан тузан басылып, урамнарга төнге тынлык утыргач, дулкынлануымны хәтта үземнән дә яшерергә тырышып, авыз эченнән генә сызгыра-сызгыра, шушы сукмакка чыга идем. Шунда инде дөньяда миннән дә бәхетле, миннән дә бай хисле һәм хыялый кеше булды микән. Шатлыктан, рәхәтлектән күзгә яшь тыгыла. Аңа ирек бирмәс өчен, тиз-тиз генә атлап китәм. Тизрәк, тизрәк! Ул да мине сабырсызланып көтәдер.

      Үзем ашыгып атлыйм, үзем ике якта үсеп утырган әремнәрне сыйпап барам, ак чәчәкле бәрәңгеләрне карашым белән иркәлим.

      Сукмак тау астына,