Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ильдар Низамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03156-1
Скачать книгу
аерылсын инде?!

      Төпченгәләсәм дә, кода үзе, гаепле кеше сыман, кулын гына селки иде. Шулай да Сабан туенда аркан тарту ярышында гадәтенчә беренчелекне алып, кәефләнеп утырганда, нигәдер күңелсезләнеп китеп, менә бу күренешне тасвирлап бирде.

      Фермадан сөт төягән машинасында чәй эчәргә өенә менеп бара. Көзге шыксыз иртә. Яңгырлы-карлы пычракны изә-изә, машина авыл буйлап көчкә менә. Тирән чокырларны чыкканда, улы кабинаның бер ягыннан икенче ягына атыла. Шофёр буласы килгән малай иртән гел әтисе белән. Үзе тәрәзәне туктаусыз «себереп» торган дворниктан күзен алмый. Менә шуңа күрә дә тәрәзәгә көтмәгәндә килеп бәрелгән нәрсәкәйне иң әүвәл ул күреп алды. Башта юеш чүпрәк бәргән кебек караңгы булып алды да аннан кош муены, канаты сурәте тоемланды, тавышы да ишетелде кебек – кый-йыйк!

      – Әти, каз түгелме?!

      Кабина ишегеннән атылып та чыкты, әрекмән арасына укталган нәрсәкәйгә дә ыргылды. Каз иде. Караңгы булса да, кара коймадай тигәнәк арасында аксыл канат барыбер шәйләнә. Ул кеше якынаюын тоеп тынсыз калды. Малай тизрәк аны кочаклап та алды.

      – Безгә бәрелгәнче үк кайдадыр, ничектер зәгыйфьләнгән ие инде ул, – диде кода, – ярый әле безгә бәрелде, бер юньсезе таптап та киткән булыр ие… Иртән канатын бик җентекләп караган иек тә, төзәтерлек түгел ие, язга кадәр бик тәрбияләдек анысы… Кая инде, тәкъдире шулай язылган булгандыр.

      Шагыйрь әйтмешли, кошларда да кеше язмышлары…

Табигать сабак бирә* * *

      Ул көнне безгә бер гөмбә дә очрамады. Ыстансага килгәч, бер яшь кенә хатынның алты-җиде ак гөмбә тапканын күреп, сорамыйча түзә алмадым:

      – Әллә берәр серен беләсезме?

      – Нинди сер ди. Сез соң гөмбә тапкач, аны үбеп аласызмы?

      Мин дә, гөмбә тапкач, әллә нишләргә әзер – матур сүзләр әйтәм, аның янында биеп тә алам. Ә менә үпкәнем юк иде.

* * *

      Песнәк агачның очына ук күтәрелә дә кинәттән карлы ботак өстенә куна. Ботактагы йомшак кар сибелеп китә. Шунда песнәк ялт кына аска атыла да шул кар тузаны астына керергә ашыга: йә кар астына кереп талпынып тора, йә, берәр ботакка кунып, кар күче үтеп киткәндә боргалана, сыргалана, кагына.

      Песнәк шулай душта коена икән.

* * *

      Без яшь чакта кура җиләге җыйганда арада ап-ак төстәгесе очрап куяр иде. «Айда пешкән җиләк», – ди торганнар иде. Серле, тылсымлы нәрсә иде ул.

      Хәзер кайвакыт тик кенә торганда шул җиләк искә төшә дә, «фән моны ничек аңлата икән?» дип, белешмә-китапларга үреләм. Әмма… кире куям. Бик гади аңлатырлар да балачакның тылсымлы бер истәлеге төшеп ватылыр кебек тоела.

* * *

      Монда, ахрысы, сазлык булган. Аяк асты юеш, йомшак мүк. Түмгәк арты түмгәк тезелеп киткән. Текәлебрәк карасам, алар җете кызыл төрткеләр белән чуарланган икән. Мүк җиләге ләбаса! Бик күптән күргән юк иде. Иелеп карагач, алар да, ягымлы күзләр кебек, җанланып киттеләр. Үзләре белән шулай кызыксынганга сөенешеп елмаялар кебек. Ә инде алырга дип үрелеп, түмгәк өстен каплаган чәнечкеле үләнгә бармакны чәнчеткәч, наян гына көлештеләр дә шикелле.

* * *

      Мамык