Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ильдар Низамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03156-1
Скачать книгу
без генә түгел.

      Сагындыра туган як, сагындыра.

«Шагыйрь булмасак та»

Без – җир балалары

      «Нива»да иртәнге балыктан авылга элдертәм. Әбиләрне урманга җиләккә алып төшәрмен дигән идем – вәгъдәдә торырга кирәк. Ашыгам. Җае чыккан саен борылышларны кыскартам, тизлекне басмаска тырышам.

      Менә янә бер әмәл – узган көз бу басу кысыр калып, берничә тапкыр аның аша турыдан гына элдерткән идем; быелгы кыргый үлән шактый күтәрелсә дә, узган елгы эз шәйләнә. Бөтенләй дә сука тимәгән коп-коры басу.

      Чү, бас тормозга: басуның чите төп юлдан унбиш-егерме метр гына булса да сөрелгән бит, чәчелгән дә түгелме әле – сыек кына яшькелт эз сузылган. Һич кенә дә күңел тартмаса да, бернишләр хәл юк, газга басып, сөрелгән басуны үтәргә мәҗбүр булдым. Үттем үтүен, әмма йөрәкне тырнап алудан ким булмады, күз алларым караңгыланып барды. Җитмәсә, каршыга машина килә. «Нива». Якынаюга ук, юлга аркылы туктады! Төптәй нык, уртача буйлы, түгәрәк йөзле ир уртасы, җәһәт атлап, каршыга чыгып басты: изүе ачык курткадан, яланбаш, куе чәче әллә җилдән, әллә хуҗасының кызу каныннан очына-чайкала. Усал караш. Кулын кырт кистереп, төшәргә кушты. Нишләмәк кирәк…

      – Ник басуны таптыйсың?!

      – «Таптыйсың» дип, узган елгы эздән чыгылды инде…

      – Сөрелгән басуда нинди юл булсын! Әйдә, карыйк, күзең чыкмагандыр бит!

      Ул атылып каршыма килеп басты, якадан эләктереп алмакчы булып ыргылды, тайпылып калдым.

      – Әйдә, дим, үзең бармасаң, өстерәп алып барам, карыйбыз ничек таптаганыңны. Сөрелгән басу бит ул, ничек шуны күрәләтә изәргә була? Яшең дә шактый күренә, сиксәнгә җиткәнсең кебек.

      Чыннан да сөйрәп китмәсен тагы дип, машинада утырган кияү, оныгымнан да уңайсызланып, әкрен генә артка чиктем, күкрәкне кысып алган гарьлек ялкынын сыкранып булса да баса төштем. Җитмеш бишне генә тутырып килсәм дә:

      – Шул чама, менә бит яшь барса да, акыл җитеп бетмәгән, бер карыш сөрелгән җирдән үтелде шул, гафу…

      – Башта ук шулай диләр аны, юл белән басуны аермыйлар да…

      Машинасыннан атылып килеп төшкән кебек атылып менеп тә утырды, ялт кына борылып, килгән юлыннан китеп тә барды.

      Мин әле, тын ала алмыйча, бераз басып тордым. «Җиңел котылу»дан иркен сулыш алсам да, әллә никадәр сорау астында кысылган-җәнчелгән халәттә идем: кем булды ул?! (хуҗалыкка яңа яшь җитәкче куелган дигәннәр иде); басу таптаган машинаны ничек күреп алган? (җәрәхәтләнгән җирнең әрнүен җаны белән тоярга сәләтлеме әллә?); ни арада килеп тә җиткән? Тәмам каткан бәгыре ничек бер мизгелдә йомшап та төште? (Кыйнап ташларга яисә судка кадәр җиткереп тинтерәтергә дә кулыннан килгән булыр иде югыйсә.)

      Әбиләрне урманга алып төшәсе истән чыкмаса да, шактый айныган идем бугай, машинамның йөгәнен кыса төштем; аның каруы башта уй чабышы көчәя генә бара – әлеге сорауларны үзем белән бәхәсләшә-бәхәсләшә ачыклау кирәк ләбаса. Гаепне танысам да акланасы да килә бугай. Җир җанлы булган булып, шулкадәр кабынып кыланмаса; бөтен басуы диярлек сөрелмәгән килеш, бер карыш кына сөрелгәне өчен шулчаклы тузынмаса! Узган ел чәчелгәнен дә