Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03755-6
Скачать книгу
салкында авызлар күшегеп бетә… Туңган авыз белән «педагогика» дип әйтүе, әлбәттә, уен-муен түгел. Монда теләсә кем буталырга мөмкин. Гыйззәтуллин – әгәр аны педагогика дәресендә бастырып куйсалар – бер дә исе китмичә генә «федәикә» дип сөйли бирә. Булмастаен белгәч, ул инде бөтенләй башын ватмый… Бәхетсез Зарифуллин исә Коменскийның «Бөек дидактика»сы турында сөйләргә дип басты. Сипкелле яңагын зәңгәр бишмәтенең сап-сары мех якасына яшерде. Өметсезлек белән күзләрен тәрәзәгә төбәде. Анда кыеклап яңгыр ява, мондый көнне колхозда эш булмый. Каравыл өенә җыелып тәмәке төреп, күргән-белгәнне сөйләп яту никадәр рәхәт була иде.

      – Йә, йә, Зарифуллин… Аны сөйләргә кыенсынсаң, Иоганн Генрих Песталоцци карашларына туктал. Бөек швейцар педагогының баланы тәрәккый иттерү турындагы карашлары нидән гыйбарәт?

      Үтерде. Суйды. Ах, ике-өч йөз ел элек Коменский белән Песталоцци туганчы укуы бик җиңел булгандыр. Зарифуллинның күз аллары караңгылана, аның алдында ниндидер боҗралар очып йөри башлый. Ул тузып юкәсе чыккан чабатасын берөзлексез идәнгә ышкый. Кичә урамда эт тизәгенә басылган булырга тиеш. Юкәне харап итә инде ул. Авылга кайтканчы таралып китсә, нишлисе булыр? Ах, тукта әле, нинди юкә. Песталоцци бит әле. Ә зәңгәр күзлек әйтерсең тырнак астына энә тыга…

      – Йәле, йәле, сөйләп җибәр әле. Ә? Әллә кыенмы? Уйла, уйла яхшылап.

      Зарифуллин бүген үк училищедан качарга карар бирде. Аның кашлары, керфекләре тирләде. Шул минутта ул үзенең баш миен бик сыек хәлдә итеп күз алдына китерде. Баш мие шулпаланган! Тизрәк качарга кирәк! Тизрәк авылга, үҗәт, каты муенлы үгезләр арасына, җылы ат абзары тирәсенә! Ул барысын да күтәрер, өстерәр, ындырга төнге сменага чыгар, тик менә бу Коменский белән Песталоццидан гына коткарыгыз…

      – Песталоцциның педагогик идеяләрен кем дәвам иттергән? Яле, яле, Зарифуллин.

      Сыекланган ми чайпалып алды.

      – Дистервег, – диде Зарифуллин шатлыксыз гына. Аңа хәзер барыбер иде.

      – Ого, ого, молодец! Менә молодец, Зарифуллин. Яхшы, бик яхшы бу.

      Зарифуллинга тагын кайгы төште. «Бик яхшы» дип торганда ничек итеп училищедан качарга инде?

      Дистервег турында Әлтафи сөйләде. Әлтафи класста иң зур малай, аның кесәсендә һәрвакыт чакматаш белән филтә һәм бакчада үстергән яшел тәмәке булыр. Аның кесәсе әллә ничә җирдән янып тишелгән. Ләкин ул телгә оста.

      – Дистервег бөек педагог булган, – дип күз дә йоммыйча алып китте ул. – Ул бик күп китаплар язган. Аның китаплары бик зур әһәмияткә ия. Ул анда балаларны яхшы тәрәккый иттерергә кушкан. Шулай итеп, Дистервег бик зур әһәмияткә ия булып тора.

      Әлтафи «бишле» алды…

      Тәнәфес вакытында Зарифуллин белән Гыйззәтуллин коридор башына барып нәрсәдер сөйләшеп тордылар, йөзләрендә шатлык дигәннең әсәре дә калмаган иде. Зарифуллин ябыгып киткән, педагогика дәресе аның итен суырган кебек иде. Класс бүлмәсенә ул тәртә арасына җигелергә кергән үҗәт үгез кебек авыр керде. Аның артыннан ук Мәскәү татары күренде. Үтүкләнгән чалбардан, ефәк шнурлы, ялтыравыклы кап-кара ботинкалардан,